12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: физик культурага карата кызыксынуны хуплау. Чуаш халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: йөреш һәм йөгерү белән уен күнегүләрен, сикерү, туп белән уен биремнәрен кабатлау.
Җиһазлар: шнур, туп.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче балалар белән «Футбол – спорт төре» дигән темага әңгәмә уздыра.
1. Уен күнегүләре:
1. «Бадминтон». Балалар парлашып басалар һәм бер-берсенә ракетка белән воланны сетка аша ыргыталар.
2. «Тупны капкага керт». Уенчылар ике командага бүленеп мәйданчыкның ике ягына басалар. Һәрбер команданың капкасы бар. Капкалар янына капкачылар билгеләнә. Уенчылар көндәш команданың капкасына тупны тибеп барып, кертергә тырышалар. Капкачылар капкаларын туп керүдән саклыйлар. Көндәш команданың капкасына иң күп туп кертүче җиңүче була.
3. «Бура уены» («Городки»). Балалар билгеләнгән ераклыктан агач цилиндрлардан төзелгән фигураларны, бура таягын ыргытып, ишеп төшерәләр.
2. «Кыңгырау шалтыратам» хәрәкәтле уены.
Уен спорт залында үткәрелә. Гимнастика баскычыннан 5–6 адым ераклыкта сызык сызыла. Балалар, йөзләре белән гимнастика баскычына карап, 3–4 колоннага тезелеп басалар. Һәр колонна каршына гимнастика баскычына бер үк биеклектә кечкенә кыңгыраулар бәйләп куела. Тәрбияченең «Бер, ике, өч, йөгер!» дигән сигналыннан соң колонналарда беренче булып торучы балалар гимнастика баскычы янына йөгереп киләләр дә үрмәләп югарыга менәләр һәм кыңгырауларны (һәркем үз кыңгыравын) шалтыраталар. Аннан соң алар җайлап кына баскычтан төшәләр һәм һәрберсе үз колоннасының артына барып баса. Кыңгырауны беренче булып шалтыраткан бала билгеләп үтелә. Уенны колоннада икенче (өченче, дүртенче һ.б.) булып торучы балалар дәвам итә. Кыңгырауны беренче булып шалтыраткан балалар саны күбрәк булган колонна җиңгән булып санала.
III. Йомгаклау өлеше.
«Ай һәм кояш» аз хәрәкәтле чуаш халык уены.
Ике бала уенны алып баручы итеп сайлана. Алар, бер читкә барып, калган уенчылар ишетмәслек итеп, берсе – «ай», икенчесе «кояш» итеп билгеләнәләр.
Уенда катнашучылар бер-бер артлы тезелеп басалар, куллары белән алда торучының биленә тотыналар (яисә җилкәсенә куялар). Кояш һәм ай алар янына киләләр. Куллары белән тотынышалар һәм, аларны өскә күтәреп, капка ясыйлар. Балалар, түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, капка аша үтәләр:
Без барабыз-барабыз,
Без барабыз урманга,
Бер-бер артлы тезелеп,
Йөгереп-йөгереп уйнарга.
Ай белән Кояш соңгы булып килгән баланы туктатып, башкалар ишетмәслек итеп: «Син кайсы якка күчәсең: кояшкамы, айгамы?» – дип сорыйлар. Бала шыпырт кына кайсы якка күчәсен әйтә һәм үзе теләгән якка баса. Уен дәвам итә. Ахырдан кайсы якка күбрәк бала күчкәне билгеләнә.