I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча парлашып йөрү. Таралышып йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Кыршау белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төп торыш, кыршауны ян-ягыннан аста тоту. Кыршауны өскә күтәрү, алга сузу, өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыршауны ян-ягыннан аста тоту. Кыршауны өскә күтәрү, уңга (сулга) иелү, тураю. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – төп торыш, кыршауны терсәктән бөгелгән кулларда күкрәк турысында тоту. Чүгәләү, кыршауны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аякларны аерып утырган килеш, кыршауны күкрәк турысында тоту. Уң (сул) аякка таба иелү. Башлангыч торышка кайту.

5. Башлангыч торыш – төп торыш, кыршауны аста тоту. Уң (сул) аяк очын артка сузу, кыршауны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

6. Башлангыч торыш – кыршау эчендә басып тору. Куш аяклап сикерү.

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Ике гимнастика эскәмиясе буенча кара-каршы атлап йөру. Урта өлешкә җиткәч, бер эскәмиядән икенче эскәмиягә атлап күчү. Эскәмия ахырында сикермичә идәнгә төшү. Тәрбияченең булышуы мәҗбүри;

2.2. Тупны бер кул белән өскә ыргыту, икенче кул белән тотып алу (10 тапкыр);

2.3. Урыннан биеклеккә сикерү.

3. «Куянкай» хәрәкәтле уены.

Залда зур түгәрәк сызыла. Уйнаучылардан берәү «куян» итеп билгеләнә. Ул түгәрәк уртасына баса. Калган балалар түгәрәк тышында басып торалар. Алар кара-каршы бер-берләренә туп ыргытышалар (баланың исеме әйтелә), шул ук вакытта тупны куянга тидерергә тырышалар. Куян, тупны тидермәскә тырышып, туптан качып, түгәрәк эчендә йөгереп йөри. Тупны куянга тидерә алган бала куян була, һәм ул түгәрәк уртасына баса.

Куян, теләге булса, тупны тотып ала ала. Бу очракта тупны ыргыткан бала түгәрәк уртасына кереп баса һәм куян ролен башкара.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп алып баручы артыннан йөрү.