3 нче эшчәнлек
Шөгыль:
3
Информация
Ай:
Май
Бурычлар
Үстерү бурычы: тигезлекне саклау күнекмәләрен үстеру.
Тәрбия бурычы: балаларда гаделлек сыйфатын тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: бер аякта алга таба сикереп баруны кабатлау.
Җиһазлау: туп, гимнастика эскәмия, сикергеч.
Тәрбия бурычы: балаларда гаделлек сыйфатын тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: бер аякта алга таба сикереп баруны кабатлау.
Җиһазлау: туп, гимнастика эскәмия, сикергеч.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Уртача тизлектә йөгерү. Йөрү. Йөгерү.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче балаларга җәйге Олимпия уеннары турында мәгълүмат бирә.
Уен күнегүләре:
1. «Тупны тотып ал». Уйнаучылар парлашып, кара-каршы басалар. Бер балада – зур туп. Сигнал буенча, балалар, атлап барып бер-берсенә туп ыргыталар. Кемнәр күнегүне тупны төшермичә һәм тиз эшли, шулар җиңүче булып билгеләнә.
2. Урыннан биеклеккә сикерүләр буенча ярышлар.
3. Ике көпчәкле велосипедта төрле юнәлештә йөрү: турыга, әйләнә буенча, «елан рәвешендә» («змейкой»).
III. Йомгаклау өлеше. Балалар теләге буенча аз хәрәкәтле уен.