I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Төрле якка йөрү һәм йөгерү. Колоннада икешәрләп йөрү.

II. Төп өлеш.

1. Зур туп белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны терсәктән бөгелгән кулларда күкрәк турысында тоту. Тупны өскә күтәрү, баш артына кую, өстә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, туп тоткан кулларны аста тоту. Тупны өскә күтәрү, уңга (сулга) иелү, тураю. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – төп торыш, туп тоткан кулларны аста тоту. Чүгәләү, тупны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны терсәктән бөгелгән кулларда күкрәк турысында тоту. Тупны өскә күтәрү, алга иелү, тупны бер аяктан икенче аякка тәгәрәтү. Тураю, тупны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–7 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – тезләнеп утыру, туп бала каршында идәндә. Тупны үзең тирәли уң якка, сул якка тәгәрәтү. 3 тапкыр тапкыр һәр якка.

6. Башлангыч торыш – төп торыш, куллар аста, туп идәндә. Туп тирәли уңга, сулга сикерү.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Урыннан биеклеккә сикерү;

2.2. Уң һәм сул аяк белән тупны турыга тәгәрәтеп бару;

2.3. Күзләрне йомган килеш әйләнү. Туктау һәм бирелгән позаны саклап калу.

3. «Төлке» хәрәкәтле уены.

Уйнаучылар бер-берсеннән бер адым ара калдырып түгәрәккә тезеләләр. Түгәрәктән читтә сызык белән «төлке өе» билгеләнә. Тәрбияче уйнаучыларга күзләрен йомарга куша. Балалар күзләрен йомалар, ә тәрбияче түгәрәкне әйләнеп чыга һәм балаларның берсенә кулы белән кагыла. Бу бала «хәйләкәр төлке» була. Аннан соң тәрбияче балаларга, күзләрен ачып, бер-берсенә игътибар белән карарга тәкъдим итә. Балалар үз араларында кем хәйләкәр төлке икәнлекне белергә тырышалар. Алар өч тапкыр, башта әкрен генә, ә аннан соң кычкырыбрак: «Хәйләкәр төлке, син кайда?» – дип сорыйлар һәм бер-берсенә карап торалар. Өченче тапкыр сораганнан соң, хәйләкәр төлке тиз генә түгәрәк уртасына чыгып баса да, кулларын югарыга күтәреп: «Мин монда!» – ди һәм балаларны куа башлый. Уен тәмамлангач, балаларны иң күп тоткан төлкене һәм үзләрен бер тапкыр да тоттырмаган уйнаучыларны билгеләп китәргә кирәк.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.