6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда игътибарлылык сыйфаты тәрбияләү. Мари халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем биру бурычы: хәрәкәт темпын үзгәртеп атлау һәм йөгерүне кабатлау.
Җиһазлау: кыршау, шакмак, сикергечләр.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Әтәчләр сыман, тез башларын югары күтәреп, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Йөгерүгә күчү, тезләр белән терсәктән бөгелгән кул учларына кагылырга тырышу. Кулларны билгә куеп аяк очларында йөрү. Таралышып йөгерү. Туктау һәм «карлыгач» булып басу.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче балаларга Сабантуй уеннары, капчык белән сикереп ярышу турында мәгьлүмат бирә.
«Татармультфильм»: Сабан to you, 24 нче серия: http://tatarmultfilm.ru/cartoons/sabantui
1. Уен күнегүләре:
1. «Кем беренче?». Балалар, капчыклар киеп, билгеләнгән урынга кадәр сикереп баралар һәм әйләнеп кайталар.
2. «Классики». Уйныучылар бер аяк белән сызылган шакмаклар буенча сикерәләр, икенче аяк белән ташчыкны этеп баралар.
3. «Кем тизрәк?». Балалар ике командага бүленәләр һәм ике көпчәкле велосипедта тизлеккә йөреп ярышалар.
4. «Тилгән һәм казлар» хәрәкәтле мари халык уены.
Санамыш ярдәмендә «ана каз», «ата каз», «тилгән» сайланып куела. Калган балалар – «каз бәбкәләре». Балалар бер-бер артлы тезелеп басалар: алда – ата каз, уртада – каз бәбкәләре, артта – ана каз. Казлар, чүгәләп, үлән ашый-ашый, бүлмә буйлап йөриләр. Сигнал булуга торып басалар, берсе-берсенең билләренә тотынышалар. Качып торган җиреннән тилгән килеп чыга, каз бәбкәләрен тотмакчы була. Ата каз бәбкәләрне саклый, тоттырмаска тырыша. Тилгән кайсы да булса бәбкәне тота алса, тотылган бала уеннан чыга. Берничә бәбкә тотканнан соң, уен туктатыла. Тилгән бер бәбкә дә тота алмаган очракта, ул ял итәргә утыра. Бу вакытта каз бәбкәләре яшел үлән чүплиләр, утырган тилгәнгә дә үлән ыргыталар:
Менә сиңа, Тилгән,
Яшел, сусыл үлән.
Без синнән курыкмыйбыз,
Беребезне дә тоттырмыйбыз.
Уен яңадан башлана.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.