I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп, икешәрләп йөрү. Сигнал буенча таралышып йөрү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны аста тоту. Кулларны баш артына кую, уң (сул) аякны артка аяк очына кую. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны аста тоту. Кулларны ян-якка сузу, чүгәләу, кулларны баш артын кую. Торып басу, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, уң (сул) аякны өскә күтәрү. Тез астында кул чабу, аякны төшерү, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларны баш артына кую. Уң якка борылу, кулларны ян-якка сузу, сул якка борылу, кулларны яң-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны аста тоту. Куш аяклап сикерү, алда, артта кул чабу.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Кечкенә капчыкны ераклыкка ыргыту;

2.2. Кулларны баш артына куеп, гимнастика эскәмиясе буенча йөрү;

2.3. Самокатта турыга, әйләнә буенча йөрү.

3. «Песи һәм чыпчыклар» хәрәкәтле уены.

Идәндә (яисә уен мәйданчыгында җирдә) зур түгәрәк сызыла. Уйнаучы балалар – «чыпчыклар» – шул түгәрәкнең тышкы ягына тезелеп басалар. Арадан берсе санамыш ярдәмендә «песи» итеп билгеләнә, ул түгәрәк уртасына баса. Сигнал буенча, балалар сикергәләп, түгәрәк эченә кереп-чыгып йөриләр. Песи бу вакытта (балалар түгәрәк эчендә вакытта) кемне дә булса тотарга тырыша. Тотылган бала песи була, ә песи чыпчык булып уенны дәвам итә.

Уенны бер аякта сикереп (түгәрәк эченә кереп-чыгып) катлауландырырга мөмкин.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.