9 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: уеннар вакытында тәвәккәллек, җитезлек сыйфатлары тәрбияләү. Удмурт халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бүрычы: балаларны предметлар арасыннан йөрүне һәм йөгерүне өйрәтү туплар белән сикерүле күнегүләрне ныгыту.
Җиһазлау: бау, туп, кегльләр, шакмаклар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп, икешәрләп йөрү. Залның бер ягында урнашкан кеглиләр арасыннан йөрү. Икенче ягында урнашкан шакмаклар арасыннан йөгерү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче балаларга Сабантуй уеннары, ат ярышлары турында мәгьлүмат бирә.
«Татармультфильм»: Сабан to you, 9 нчы, 19 нчы серияләр: http://tatarmultfilm.ru/cartoons/sabantui
1. Уен күнегүләре:
1. Самокатта төрле юнәлештә йөрү.
2. «Кем тизрәк?». Балалар ат башы сурәте беркетелгән такларга атланып, билгеләнгән урынга кадәр йөгереп баралар һәм әйләнеп кайталар.
3. Тигезсез җир буенча йөгерү.
2. «Лапта» хәрәкәтле рус халык уены.
Уен урамда малайлар һәм кызлар арасында уйнала. Уйнаучылар санамыш ярдәмендә өч түркемгә бүленәләр. Һәр төркем, бер-берсеннән 10 метрлап ара калдырып, тезелеп баса. Уен шарты буенча ике як та, чиратлашып, уртадагыларга туп белән бәрә. Туп тигән кеше отылган була, уеннан чыга. Тупны, уенчыга тигәнче, һавада очканда тота алган кеше очко ала. Шулай итеп, иптәшләренең берәрсен уенга яңадан кертә. Уен уртадагылар чыгып беткәнче дәвам итә. Уенны кабат башлаганда, төркемнәр урыннарын алмашалар.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.