I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп, икешәрләп йөрү.

«Торна» уен күнегүе. Тәрбияченең: «Торна» дигән сигналына бер аякны тездән бөгеп күтәрү, кулларны ян-якка сузу һәм бер аякка басып туктап калу. «Бакалар» дигән сигналга кулларны тез өстенә куеп чүгәләү. «Тычканнар» дигәч, кулларны билгә куеп, аяк очларында вак адымнар белән йөрү.

Йөрү, таралышып йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гимнастика таяклары белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төп торыш, таякны җилкә киңлегендә аста тоту. Таякны өскә күтәрү, аска төшерү, ярымчүгәләү, таякны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – төп торыш, таякны аска тоту. Уң (сул) аяк белән бер мәртәбә уңга атлау, таякны өскә күтәрү, уңга иелү. Тураю, таякны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – төп торыш, таякны күкрәк турысында терсәктән бөгелгән кулларда тоту. Таякны өскә күтәрү, чүгәләү, таякны алга сузу. Торып басу, таякны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – тезләнгән килеш, таякны җилкәгә кую. Гәүдәне уңга (сулга) бору. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – төп торыш, таякны бер башы белән идәнгә каратып, ике кулда тоту. Уң (сул) аяк очын уңга (сулга) сузу. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

6 Башлангыч торыш – төп торыш, таякны җилкә киңлегендә аста тоту. Аякларны аерып, сикерү, таякны өскә күтәрү. Аякларны берләштереп, сикерү, таякны аска төшерү (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Гимнастика стенкасы буенча үрмәләү;

2.2. Кулларны баш артына куеп, гимнастика эскәмиясе буенча шакмаклар аша йөрү. Тәрбияченең булышуы мәҗбүри;

2.3. Тупны капкага тибеп кертү.

3. «Лапта» хәрәкәтле рус халык уены.

Уен урамда малайлар һәм кызлар арасында уйнала. Уйнаучылар санамыш ярдәмендә өч түркемгә бүленәләр. Һәр төркем, бер-берсеннән 10 метрлап ара калдырып, тезелеп баса. Уен шарты буенча ике як та, чиратлашып, уртадагыларга туп белән бәрә. Туп тигән кеше отылган була, уеннан чыга. Тупны, уенчыга тигәнче, һавада очканда тота алган кеше очко ала. Шулай итеп, иптәшләренең берәрсен уенга яңадан кертә. Уен уртадагылар чыгып беткәнче дәвам итә. Уенны кабат башлаганда, төркемнәр урыннарын алмашалар.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.