11 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларны мөстәкыйль рәвештә уен вариантларын уйлап чыгарырга өйрәтүне дәвам итү.
Белем бирү бурычы: гимнастик стенкага үрмәләү күнегүен өйрәтү.
Җиһазлау: гимнастик таяклар, кегльләр, гимнастик стенка.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп, икешәрләп йөрү.
«Торна» уен күнегүе. Тәрбияченең: «Торна» дигән сигналына бер аякны тездән бөгеп күтәрү, куларны ян-якка сузу һәм бер аякка басып туктап калу. «Бакалар» дигән сигналга кулларны тез өстенә куеп чүгәләү. «Тычканнар» дигәч, кулларны билгә куеп, аяк очларында вак адымнар белән йөрү.
Йөрү, таралышып йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гимнастика таяклары белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, таякны җилкә киңлегендә аста тоту. Таякны өскә күтәрү, аска төшерү, ярымчүгәләү, таякны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – төп торыш, таякны аска тоту. Уң (сул) аяк белән бер мәртәбә уңга атлау, таякны өскә күтәрү, уңга иелү. Тураю, таякны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – төп торыш, таякны күкрәк турысында терсәктән бөгелгән кулларда тоту. Таякны өскә күтәрү, чүгәләү, таякны алга сузу. Торып басу, таякны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – тезләнгән килеш, таякны җилкәгә кую. Гәүдәне уңга (сулга) бору. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – төп торыш, таякны бер башы белән идәнгә каратып, ике кулда тоту. Уң (сул) аяк очын уңга (сулга) сузу. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – төп торыш, таякны җилкә киңлегендә аста тоту. Аякларны аерып, сикерү, таякны өскә күтәрү. Аякларны берләштереп, сикерү, таякны аска төшерү (3–4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Гимнастика эскәмиясе буенча «аюларча» шуышу (2 тапкыр);
2.2. Предметлар (шакмаклар яки кеглиләр) аша бер уң, бер сул аякта сикерү (2–3 тапкыр);
2.3. Тупны капкага тибеп кертү.
3. «Аю» хәрәкәтле уены.
Уенчылар бер-берсенә карап, түгәрәкләнеп басалар. Бер уенчы, кулына ярты метр чамасындагы бау тотып, түгәрәк тышында йөри. Ул: «Аю китте, күрдеңме?» – дип, иптәшләренең берсенә бау белән сугып ала һәм үзе йөгерә. Сугылган кеше аны куып җитеп бауны алырга тиеш. Тота алмаса, ул уеннан чыга, һәм, киресенчә, тота алса, бауны алдырган кеше уеннан чыга. Уен түгәрәктә бер генә уенчы калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.