12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: спортка, спорт өлкәсендәге казанышларга кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: туплар белән биремнәрне кабатлау.
Җиһазлау: туп, сикергечләр, төсле шакмаклар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
«Үз төсеңне тап» уен күнегүе. 3–4 түгәрәккә басу. Түгәрәк уртасына куелган шакмакның төсен хәтерләп калу. «Йөгер» дигән сигналга мәйдан буенча таралышып йөгерү. Тәрбияче шакмакларның урыннарын алыштырып куеп, «Үз төсеңне тап» дигәч, үзеңнең төсендәге шакмак янына түгәрәк ясап, басу.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче балалар белән «Туризм – актив ял итү төре» дигән темага әңгәмә уздыра.
1. Уен күнегүләре:
1. Кем тизрәк?». Балалар өч колоннага тезеләләр. Беренче уенчының кулында зур туп. Сигнал буенча балалар, баскан урыннарыннан кузгалмыйча, тупны иелеп, артка таба аяк арасыннан иптәшләренә бирәләр. Туп ахыргы уенчыга җиткәч, ул уенчы алга килеп баса. Кем тизрәк тупны югалтмыйча күнегүне эшли, шул команда җиңүче булып билгеләнә.
2. «Тупны тәгәрәт». Уенчылар парлашып басалар һәм бер-берсенә тупны бер сул, бер уң аяк белән тәгәрәтеп йөртәләр.
3. Тигезсез җир буенча йөгерү.
2. «Куышу» хәрәкәтле уены.
Уенны төркем белән дә, икешәр бала арасында да уйнарга мөмкин. Арадан бер бала, икенче баланың аркасына йомшак кына итеп: «Әбәк», – дип, тиз генә бәрә дә үзе бер якка кача. Сугылучы аны куып җитеп әбәкне кайтарырга тырыша.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:
1. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әтиәниләр өчен хрестоматия. – Казан: РИЦ, 2011. – 560 б.
2. «Дневник здоровья, 3 класс».
3. «Куаныч» – «Радость познания» мәктәпкәчә мәгарифнең төбәк белем программасы. Казан: Татар балалар нәшрияты, 2023. – 250 бит.
4. Закирова К.В. Уйный-уйный үсәбез (балалар бакчасында уеннар): балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2010. – 173 б.
5. Закирова К.В. Уйныйк, куаныйк әле... (балалар бакчасында уеннар): балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма. – Казан: Татар балалар нәшрияты, 2022. – 160 бит.
6. Закирова К. В., Мортазина Л. Р. Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма / К.В. Закирова, Л. М. Мортазина. – Казан: Редакционно-издательский центр, 2012. – 192 б.
7. Пензулаева Л.И. Физическая культура в детском саду: Средняя группа. – М.: Мозаика-Синтез, 2014. – 112 с.
8. Пензулаева Л.И., Физическая культура в детском саду, Система работы в подготовительной к школе группе. – М.: Издательство Мозаика-Синтез, – 2012
9. Татар балалар фольклоры / Татарский детский фольклор. / Сост. Рашит Ягфаров. На татарском языке. Казань: Раннур, 1999. 352 с.
10. Федеральная образовательная программа дошкольного образования. – М.: ТЦ Сфера, 2023. – 208 с.: табл. (Правовая библиотека образования).
11. http://tatarmultfilm.ru/cartoons/zilantovy-skazki
12. «Татармультфильм» анимация студиясе: http://tatarmultfilm.ru/
13. «Татармультфильм» анимация студиясе: Сабан to you: http://tatarmultfilm.ru/cartoons/sabantui
14. Детская мультимедийная библиотека «Бала.рф»: http://www.бала.рф/
15. «Салават күпере» журналы сайты: http://salavatkupere.com/