I. Кереш өлеш.

Йөрү. Күзгә күренеп торган ориентирлар буенча йөрү. Йөгерү. Тәгәрәгән предметларны куып тоту.

II. Төп өлеш.

1. Тасмалар белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. «Тасмаларны күрсәт!»

Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тасма тоткан куллар ян-якта аста. Кулларны өскә күтәрү, тасмаларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

2. «Тасмаларны яшерегез!»

Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, тасма тоткан куллар ян-якта аста. Чүгәләп, тасмаларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп, тасмаларны алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

3. «Тасмаларны селкетегез!»

Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, тасма тоткан куллар ян-якта аста. Тасмалы кулларны өскә күтәрү, алда тасмаларны селкү, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

4. «Аякка тидер!»

Башлангыч торыш – аякларны туры сузып, идәнгә утыру, тасма тоткан кулларны артка яшерү. Алга таба иелеп, тасманы аяк бармакларына тидерү, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

5. «Сикерүче»

Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, тасма тоткан куллар ике якка аерылган. Урында ике аяклап сикерүне тасмаларны селкү һәм йөрү белән чиратлаштыру (4–5 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Бер урында куш аяклап сикерү;

2.2. Кыршаулар аша атлап чыгу;

2.3. Тупны астан ике кул белән ыргыту.

«Матур уенчык» хәрәкәтле уены.

Бүлмәнең (мәйданчыкның) бер башында 5–6 бала басып тора. Каршы якта, 2,5–3 м ара калдырып, 5–6 уенчык куела. Тәрбияче һәм балалар түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Сикереп-сикереп барабыз,
Бер уенчык (матур флаг) табабыз.

Балалар флагларга таба ике аякларында сикереп баралар. Флагларны кулларына алып селкиләр, аннары үз урыннарына куеп, кире кайталар.

III. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче сабынны дөрес итеп кулланып, кул юу күнекмәләре турында мәгълүмат бирә. 

«Менә сиңа уң кулым, менә сиңа сул кулым» бармаклар гимнастикасы.

IV. Йомгаклау өлеше.

10 секунд эчендә сулыш күнегүләре ясау.