4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: күтәренке кәеф тудыру.
Белем бирү бурычы: тупны астан ике кул белән ыргыту күнекмәләрен ныгыту.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш:
Күзгә күренеп торган ориентирлар буенча йөрү. Тәгәри торган әйберләрне куып йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Тасмалар белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. «Тасмаларны күрсәт!»
Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тасма тоткан куллар ян-якта аста. Кулларны өскә күтәрү, тасмаларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).
2. «Тасмаларны яшерегез!»
Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, тасма тоткан куллар ян-якта аста. Чүгәләп, тасмаларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп, тасмаларны алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
3. «Тасмаларны селкетегез!»
Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, тасма тоткан куллар ян-якта аста. Тасмалы кулларны өскә күтәрү, алда тасмаларны селкү, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
4. «Аякка тидер!»
Башлангыч торыш – аякларны туры сузып, идәнгә утыру, тасма тоткан кулларны артка яшерү. Алга таба иелеп, тасманы аяк бармакларына тидерү, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
5. «Сикерүче»
Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, тасма тоткан куллар ике якка аерылган. Урында ике аяклап сикерүне тасмаларны селкү һәм йөрү белән чиратлаштыру (4–5 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Идәнгә сузылган бау аша сикерү;
2.2. Тупны астан ике кул белән ыргыту;
2.3. Аркан (канат) астына үрмәләп керү.
«Бау аша сикер» хәрәкәтле уены.
Балалар урындыкларда утырып тора. Тәрбияче идәнгә 3–4 м озынлыктагы төсле бау сала. Берничә бала (6–8) бау янына килә һәм тәрбияче сигналы буенча бау аша сикереп чыга. Уенны идәнгә тагын бер бау салып катлауландырырга була. Балалар башта – беренче, аннары икенче бау аша сикереп чыгалар.
III. Йомгаклау өлеше
Сулыш күнегүләре ясап, 1,5 минут йөрү.