Уенчыклар илендә кунакта
Информация
Бурычлар
Балаларның игътибарын арттыру, хәтерләрен ныгыту. Сенсорик күнекмәләрен үстерү.
Уенчыкларга сак караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Хәерле көн, балалар!
Балалар:
– Хәерле көн, апа. Рәхмәт.
Ишек шакыган тавыш ишетелә. Бүлмәгә Куян (куян киемендәге тәрбияче ярдәмчесе яки зурлар төркеменнән бер бала) керә, балалар белән исәнләшә.
Тәрбияче:
– Куянкай, син кая юл тоттың?
Куян:
– Мин сезне уенчыклар иленә чакырырга килдем. Анда бик матур уенчыклар бар, алар сезне көтә.
Тәрбияче:
– Безне чакыруыңаРәхмәт, Куянкай, безне чакыруыңа. Без хәзер үк юлга кузгалабыз. Балалар, сәяхәткә нәрсә белән барыйк икән?
Балалар:
– Поездга утырып барыйк.
Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар һәм, поездда барган кебек, йөреп китәләр. Аудиоязмада Р. Ахиярованың «Паровоз» көе яңгырый.
Тәрбияче:
– Балалар, менә уенчыклар иленә килеп тә җиттек. Күрегез әле, күпме матур уенчыклар монда!
Балалар уенчыкларны карап йөриләр. Тәрбияче балаларның игътибарын бер генә данә булган уенчыкларга юнәлтә.
Тәрбияче:
– Игътибар белән карагыз әле, балалар, монда ничә әтәч бар? Ә фил (аю) ничә?
Балалар:
– Монда бер әтәч бар.
– Фил дә бер генә.
– Бер аю.
Тәрбияче:
– Бик дөрес, балалар. Ә нәрсәләр күп?
Балалар:
– Машиналар, курчаклар, шакмаклар күп.
Тәрбияче:
– Ә хәзер ял итеп алыйк, утырышыйк. Мин сезгә бер табышмак әйтәм. Сез табышмакның кайсы уенчык турында икәнлеген белергә һәм җавапны әйтергә тиеш буласыз.
* Ул иртүк тора, матур итеп кычкыра. Нәрсә икән бу, балалар? (Әтәч).
– Бик дөрес. Ул – әтәч. Әтәч ничек кычкыра? (Ки-кри-күк.) Әтәч нинди төстә? Аның нәрсәләре бар? (Башы, гәүдәсе, күзләре, томшыгы, кикриге, койрыгы, канаты, аяклары).
* Урманда яши, лап-лоп килеп йөри. Ул нәрсә? (Аю).
[А] авазының дөрес әйтелеше өстендә эшләү. [А] авазын индивидуаль һәм күмәк кабатлау.
Фонетик күнегү. Табиб, тамагыңны караганда, ничек әйтергә куша? А-а-а!
[А] авазын иҗекләрдә әйтү: ба, са, ра, ка һ.б.
[А] авазын сүзләрдә әйтү: ка-бак, ал-ма, ба-ка һ.б.
Тәрбияче:
– Аю нинди? (Аю зур, йомшак) Аның нәрсәләре бар? (Башы, гәүдәсе, колаклары, күзләре, борыны, авызы, тәпиләре, койрыгы). Әйдәгез, Аю белән бергәләп, уйнап алабыз.
Динамик пауза. «Аю килә лап-лап» уены.
Уенчыклар турында сөйләшү дәвам итә. Тәрбияче балаларның игътибарын уенчык песигә юнәлтә, аның төсе, зурлыгы турында сораша. Тәрбияче: – Песи нинди? (Песи ак, матур, йомшак). Ул зурмы, әллә кечкенәме? (Песи кечкенә). Песи ничек кычкыра? (Ми-яу!) Песи нәрсә ярата? (Сөт). Әйдәгез, песи белән дә уйнап алабыз. «Песи, песи, пескәем» уены уйнала («Уйныйк-куаныйк әле», 12 бит). Сөйләшү дәвам итә. Тәрбияче: – Уенчыклар илендә машиналар күпме? (Машиналар күп). Иң кечкенә машинаны күрсәтегез. Ул нинди төстә? (Сары машина кечкенә). Ә зур машина кайда? (Бер бала КамАЗ машинасын күрсәтә: КамАЗ – зур машина). Балалар, КамАЗның нәрсәләре бар? (Кабина, кузов, тәгәрмәчләре). КамАЗны кем йөртә? (Шофёр). Карагыз әле, балалар, монда матур курчаклар да бар. Кечкенә курчакны күрсәтегез. Аның чәчендәге тасмасы нинди? Зур курчак кайда? Аның күлмәге нинди төстә? Курчакның башын, күзләрен, кулларын һ.б. күрсәтегез. Тәрбияче сәяхәтнең ахырга якынлашуын, кайтырга вакыт җитүен искәртә. Балалар Куян белән саубуллашалар, аңа рәхмәт әйтәләр. Бер-бер артлы тезелеп, «поезд» ясыйлар. Р. Ахиярованың «Паровоз» көенә бүлмә буйлап китәләр. |