Балалар урындыкларда утыралар.

Тәрбияче:

– Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Бүген мин сезгә матур рәсемле бер китап алып килдем («Чуар тавык» китабын, андагы рәсемнәрне күрсәтә). Ничек уйлыйсыз, китап нәрсә турында икән? Китапта кемнәр ясалган?

Балалар:

– Әби.

– Бабай.

– Тавык та бар.

Тәрбияче:

– Бик дөрес, балалар, сез бик игьтибарлы.

Аудиоязмада тавык кытаклаган тавыш яңгырый.

– Нинди тавыш ишетәсез, балалар? Бу – тавык кытаклаган тавыш. Ә тавык үзе кайда икән?

Тәрбияче балаларны тавыш ишетелгән якка алып бара. Анда чуар тавык (уенчык) утырып тора.

Тәрбияче:

– Менә кайда утыра икән ул тавык! Тыңлагыз әле, ничек матур кытаклый ул! Нигә шулай шатлана икән? Чөнки ул йомырка салган. Шуңа җырлый, шуңа шатлана. Тавык ничек кытаклый, әйтеп карыйк әле: кыт-кыт-кыт. (Балалар кабатлыйлар). Хәзер мин сезгә бер шигырь укыйм. Ул шул йомырка салган тавык турында.

Кытаклап чыкты тавык,

Кытаклый ул мактанып.

Нәрсәгә бик шатланган?

Чөнки йомырка салган!

«Әби килеп алсын – ди, –

Балалар куансын», – ди.

(«Тавык». Әнәс Кари)

Тәрбияче:

– Тавыкның йомыркалары нинди төстә була? (Ак. Сары). Бу йомырканың төсе нинди? (Сары). Бу йомырка гади түгел, алтын йомырка. Алтын йомырканы Чуар тавык салган. Хәзер мин сезгә чуар тавык турында әкият сөйлим. Сез матур итеп, җайлап утырыгыз да мине игътибар белән тыңлагыз.

Тәрбияче «Чуар тавык» әкиятен сөйли (өстәл театры күрсәтә).

Тәрбияче:

– Чуар тавык нинди йомырка салган? Ул нинди төстә? Әби белән бабай йомырканы нишләткәннәр? Йомырканы кем ваткан? Әби белән бабай нишләгәннәр? Тавык аларга нәрсә дип әйткән?

Тәрбияче балалар белән аваз ияртемнәрен ачык, дөрес итеп әйтү буенча күнегүләр үткәрә. [К], [т], [у], [и] авазларының әйтелешенә басым ясый.

Тәрбияче:

– Чуар тавык ничек итеп кытаклады? (Кыт-кыт-кыт). Әби йомырканы ничек итеп ватып карады? (Тук-тук-тук). Бабай йомырканы ничек итеп ватып карады? (Тук-тук-тук). Тычкан ничек итеп чиелдады? (Чи-чи-чи). Әби белән бабай ничек итеп еладылар? (И-и-и-и).

Динамик пауза. «Тавыклар» уены.

Балалар чүгәләп утыралар .

Тавыклар уяндылар,

Торып басалар,

Канатларын кактылар,

канат кагу хәрәкәтләре ясыйлар,

Як-якка карандылар,

як-якка карап алалар,

Җим чүпләргә булдылар.

иеләләр,

Йөгерешеп йөрделәр,

бер урында йөгерәләр,

Эзләделәр, тапмадылар:

чүгәләп, идәнгә бармаклары белән шакыйлар, 

Тук-тук-тук,

Ә җим юк!

басалар, кулларын як-якка җәяләр.

Тәрбияче:

– Балалар, тавыкны без нәрсә белән сыйлый алабыз? Ул нәрсә ярата? (Ярма.)

Тавыкны савыттагы ярма белән сыйлыйлар. Тәрбияче артыннан кабатлыйлар: «Аша, тавык, аша».