Тәрбияче (балаларны үз янына чакыра):

Әйдәгез, нәниләрем, җыелыйк,

Җитәкләшеп тезелик.

Түгәрәктә бергәләп

Күңелле уйныйк, көлик!

– Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек? Бүген безгә кунакка яңа курчак килгән (күрсәтә). Аның исеме Ләйлә.

Ләйлә балалар белән исәнләшә, аларның исемнәрен сорый, танышуга шат булуын әйтә.

Тәрбияче:

– Ләйлә безгә матур тартма алып килгән. Тартма эчендә нидер бар. Әйдәгез, бергәләп карыйк (сыер, эт, песи, кәҗә уенчыклары ала). Бу хайваннар сезгә танышмы? Ләйлә аларның исемнәрен белми, бездән исемнәрен әйтүебезне үтенә. Әйдәгез, Ләйләгә ярдәм итик.

Тәрбияче уенчыкларны, тартмадан берәм-берәм алып, өстәлгә куя бара. Аларның исемнәрен әйтеп, балалардан кабатлаттыра. Аннан соң бу хайваннар турында табышмаклар әйтә. Балалар табышмакның җавабына туры килгән уенчык хайванны табып күрсәтәләр, исемен әйтәләр.

* Үлән ашый, сөт ташый. (Сыер.)

* Кешенең дусты, йортның сакчысы (Эт.)

* Мыеклы да койрыклы, мендәр өстендә йоклый, тычканнар аулый. (Песи.)

* Сакалы белән туа, берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә.)

– Сыер, эт, песи, кәҗә – йорт хайваннары. Алар кешеләр янында яшиләр. Өйләре абзар дип атала. (Абзар сүзен берничә тапкыр кабатлыйлар).

Тәрбияче:

– Балалар, йорт хайваннары борчулы күренәләр. Сезгә шулай тоелмыймы? Нигә икән? Белдем-белдем, аларның балалары ишегалдыннан чыгып киткәннәр. Кая киткәннәр икән алар, әниләренә әйтмичә! Әйдәгез, хайваннарны сөендерик, аларга балаларын табарга ярдәм итик.

Балалар бүлмә буйлап йөриләр һәм ширма артыннан бозау, песи баласы, көчек, кәҗә бәтие уенчыкларын табалар, куаналар: «Менә алар!»

Тәрбияче:

– Сез адаштыгызмы? Әниләрегезне эзлисезме? Әниләрегезнең исемнәрен әйтсәгез, балалар сезгә аларны табып бирерләр. Бозау, синең әниең бармы? Аның исеме ничек? (Сыер.) Син әниеңне ничек чакырасың? («Му-у-у!») Әйдәгез, бозау белән бергә кабатлыйбыз: «Му-у-у!» (Аерым һәм күмәк кабатлаулар). Көчек, синең әниең нәрсә? (Эт.) Эт үзенең баласын: «Һау-һау-һау!» – дип чакыра. Балалар, бу нәрсә? (Песи баласы). Песи үзенең баласын: «Мияу-мияу!» – дип чакыра. Ә бу нәрсә? (Кәҗә бәтие). Кәҗә бәтие: «Мә-ә-ә, мин әниемне эзлим, ярдәм итегез», – ди. Әйдәгез, бозауны, көчекне, песи баласын, кәҗә бәтиен әниләре янына илтик.

Балалар уенчыкларны әниләре янына китереп куялар. Бозау, көчек, песи баласы, кәҗә бәтие сүзләрен, аваз ияртемнәрен кабатлыйлар. Тәрбияче сүзләрнең дөрес әйтелешенә басым ясый.

Динамик пауза. «Йонлач көчек» уены.

Бер бала «көчек» итеп билгеләнә. Аңа битлек киертелә. Ул, алга сузылган кулларына башын куеп, идәндәге паласка ята. Балалар әкрен генә аның янына килә башлыйлар, ә тәрбияче бу вакытта түбәндәге сүзләрне әйтә:

Йонлач көчек йоклап ята,

Җиргә төртеп борынын.

Йокламасын, уянсын,

Безнең белән уйнасын.

Көчек сикереп тора, балаларны куа башлый. Балалар төрлесе төрле якка йөгереп китәләр һәм көчектән качалар.

Тәрбияче:

– Балалар, мин сезгә хәзер бер шигырь укыйм. Сез игътибар белән тыңлагыз, шигырьнең нәрсә турында икәнен әйтерсез, аның турында сөйләрсез.

Ә. Кариның «Безнең сыер» («Куанычым-багалмам», 16 бит) шигыре укыла.

Шигырьнен эчтәлеге буенча сораулар:

– Нәрсә өен яхшы белә? (Сыер).

– Сыер кайдан кайта? (Көтүдән).

– Ул нәрсә дип әйтә? («Мине каршы алыгыз»).

– Нәрсә алып кайттым, ди? (Сөт).

Тәрбияче мул сүзенең мәгьнәсен (күп) аңлата. Шигырьне, кайбер сүзләрне төшереп калдырып, тагын бер кат укый. Әйтелми калган сүзләрне балалар әйтәләр.

Безнең сыер өебезне ... (яхшы) белә,

Көтүдән ул мөгри-мөгри кайтып ... (килә).

Әйтерсең лә: «Мине каршы ... (алыгыз) – ди, –

Мул итеп ... (сөт) алып кайттым, савыгыз!» – ди.

Шөгыль ахырында «Маэмай» җыры (М. Җәлил сүзләре, Ф. Яруллин музыкасы. «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе»: методик әсбап өчен аудиокушымта, 90 нчы трек) тыңлана. Балалар җырга кушылып җырлыйлар.