Курчакка киенергә булышабыз.
Информация
Бурычлар
Киенү тәртибен өйрәтүне дәвам итү. Киенгәндә эзлеклелекне сакларга кирәклеген төшендерү.
Балаларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү. Башкалар турында кайгырта, юата белергә өйрәтү.
Шөгыль барышы
Балалар каршында өстәлдә Айгөл исемле курчак һәм матур бизәлешле тартма тора. Тәрбияче курчакның Айгөл исемле булуы, тартмада Айгөлнең киемнәре ятуы турында сөйли.
Тәрбияче (тартмадан куртка ала):
– Балалар, бу нәрсә? (Куртка.) Ул нинди төстә? (Кызыл.) Алия, куртканың җиңнәрен күрсәт. Дамир, куртканың төймәләре нинди төстә? (Сары.) Балалар, куртканың тагын нәрсәләре бар?
Балалар:
– Кесәләре бар.
– Бу – якасы.
– Якасы ак һ.б.
Тәрбияче чакырган балалар, чиратлап, тартма янына киләләр. Тартма эченнән курчакның башлыгын, бияләйләрен, оекбашларын, кофтасын, ыштанын алалар. Алар турында сөйлиләр. Мәсәлән, бу – башлык. Башлык сары. Аны башка кияләр һ.б.
Тәрбияче:
– Балалар, ә хәзер, әйдәгез, киемнәрне курчакка киертик. Иң башта нәрсә киертергә кирәк? Искә төшерегез әле, урамга чыкканда без ничек киенәбез?
Балалар:
– Башта оекбашлар киябез.
– Аннары ыштаннар, ботинкалар киябез.
– Аннары кофта кияргә кирәк.
– Башлык киябез.
Тәрбияче:
– Бик дөрес, балалар, сез бик игътибарлы! Иң ахырдан куртка киябез, шарф бәйлибез.
Динамик пауза. «Төймәләр».
Пальтода да – төймәләр, |
Кулларын күкрәк буйлап |
Күлмәктә дә төймәләр. |
өстән аска таба төшерәләр |
Нәни генә елгыр куллар |
кулларын алга сузалар |
Төймә эләктерәләр. |
төймәләү хәрәкәтләре |
(Гөлфия Юнысова) |
Тәрбияче бер почмакта елап утырган Аюга игътибар итә. Балалар Аю янына киләләр.
Балалар:
– Сиңа ни булды, Аюкай, ник елыйсың?
Аю:
– Минем дә сезнең белән урамга чыгасым килә, тик киенә белмим.
Тәрбияче:
– Борчылма, Аюкай, без сиңа ярдәм итәрбез. Булышабызмы, балалар?
Балалар (Аю янына килеп, аны юаталар, сыйпыйлар, тынычландыралар):
– Елама, Аюкай.
– Без сине урамга алып чыгарбыз.
– Мин сиңа курткаңны киертермен.
– Ә мин башыңа киертәм.
– Мин дә булышам һ. б.
Балалар Аюны киендерәләр, тәрбияче белән бергәләп киенү эзлеклелеге турында сөйлиләр.
Тәрбияче:
– Балалар, сез менә нинди акыллылар! Сез булышкач, Аю ничек сөенде!
Шөгыль балаларга таныш «Менә сиңа уң кулым» җырлы уены белән тәмамлана.
Менә сиңа уң кулым,
Менә сиңа сул кулым.
Менә сиңа, якын дустым,
Менә сиңа куш кулым.
Балалар парлашып басалар. Хәрәкәтләр ясап бииләр. Ахырда кулларын тотышып әйләнәләр