Җиләк-җимешләр турында әңгәмә. «Серле янчык» дидактик уены.
Информация
Бурычлар
Бирелгән сорауларны тыңларга һәм аңларга, аларга җавап кайтара белергә өйрәтү. Балаларның игътибарын, күзәтүчәнлекләрен үстерү.
Йорт кошларына карата кайгыртучанлык тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Хәерле иртә, балалар! Күрегез, нәрсә килгән безгә кунакка? (Керпе.) Керпе матур кәрзин алып килгән. Кәрзиндә нәрсә бар икән? Әйдәгез, бергәләп карыйк. (Алма ала.) Бу нәрсә? (Алма.) Алма нинди төстә? (Яшел.) Ә бу нәрсә? (Бу да алма.) Бу алма нинди төстә? (Кызыл.) (Кәрзиннән тагын бер алма ала.) Ә бу алма нинди төстә? (Сары.) Алмалар төрле төстә һәм алар күп, шулай бит, балалар? Әйдәгез, бер алма, алмалар күп дип әйтик (Балалар бер, күп, алмалар сүзләрен аерым да, бергәләп тә кабатлыйлар). Алма түгәрәк. (Балалар түгәрәк сүзен кабатлыйлар).
Экранда алма бакчасы рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче алмаларның агачта үсүенә басым ясый. Аннары кәрзиннән груша алып, балаларны груша белән таныштыра.
Тәрбияче:
– Бу – груша. Грушаның төсе яшел. Сары груша да була. Алма, груша – җиләк-җимешләр. (Аерым һәм күмәк кабатлаулар ). Алма да, груша да агачта үсәләр.
Динамик пауза. «Алма җыю» уены
Барабыз, барабыз, |
Балалар атлап баралар, |
Алма күреп алабыз. |
туктап, кулларын алга сузалар, |
Үреләбез, алабыз, |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Кәрзиннәргә салабыз. |
кулларын аска төшерәләр |
«Серле янчык» дидактик уены уйнала.
Тәрбияче:
– Җиләк-җимешләрне менә бу матур капчыкка салам. Хәзер без аларны тотып карап белергә тырышырбыз. Мин чакырган бала, кулын капчыкка тыгып, бер җиләк-җимеш ала. Аның нәрсә икәнен әйтә һәм шул җиләк-җимеш турында сөйли. Мәсәлән, бу – алма. Алма яшел. Мин алма яратам.
Шул рәвешле балалар алма, груша яки үзләре яраткан бер җиләк-җимеш турында сөйлиләр. Тәрбияче матур сөйләүләре өчен балаларны мактый.
Тәрбияче:
– Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Керпе сезгә нинди җиләк-җимешләр алып килгән иде? Керпегә урманга китәргә вакыт. Әйдәгез, керпе белән саубуллашыйк, аңа рәхмәт әйтик.