Яшелчәләр. «Шалкан» рус халык әкиятен сөйләү.
Информация
Бурычлар
Балаларның аңга алуларын, сенсорик күнекмәләрен үстерү.
Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар, ярымтүгәрәк ясап, урындыкларда утыралар. Алар каршындагы өстәлдә уенчык куян утыра, берничә кишер ята. Бергәләп, куянның – берәү генә, ә кишерләрнең күп булуын ачыклыйлар. Бер, күп сүзләрен кабатлыйлар.
Тәрбияче:
– Балалар, бүген иртән безгә Наилнең дәү әтисе күчтәнәч китерде. Күчтәнәч менә шушы матур кәрзиндә (Кәрзиндәге яшелчәләрне өстәлгә бушата). Менә күпме яшелчә алып килгән безгә Наилнең дәү әтисе! Зур рәхмәт аңа!
Тәрбияче һәр яшелчә турында сөйли. Яшелчәләрнең яшелчә бакчасында үсүенә басым ясый. Яшелчә, яшелчә бакчасы сүзләре берничә тапкыр кабатлатыла.
Куян:
– Бу – кишер. Карагыз, ул нинди зур! Мин кишер яратам.
Тәрбияче:
– Ә син кишернең кайда үскәнен беләсеңме?
Куян:
– Әйе, беләм. Кишер яшелчә бакчасында үсә. Анда тагын кәбестә үсә.
Тәрбияче:
– Балалар, кайсыгыз кәбестәне таныды? Кем күрсәтә?
Бала:
– Бу – кәбестә. Кәбестә зур, түгәрәк. Мин кәбестә ашыйм.
Тәрбияче (бәрәңгегә күрсәтеп):
– Бу – бәрәңге. Аны пешереп ашыйлар. Ашка салалар, измә ясыйлар. Бусы – суган. Суган бик әче. Аны тураганда елыйлар. Суганны турап ашка салалар. Ул ашны тәмле итә. Суган да, бәрәңге дә – яшелчәләр. Алар яшелчә бакчасында үсә. Ә хәзер мин сезне сыйлыйм.
«Кабып кара, таны» уены уйнала (тәлинкәдә алдан юып, турап салынган кишер һәм кәбестә). Тәрбияче балаларга күзләрен йомарга куша. Тәлинкәдән, кашык белән алып, һәр балага кишер, кәбестә каптыра. Бала нинди яшелчә капканын әйтергә тиеш.
– Син нәрсә ашадын? (Кишер.)
– Ә син нәрсә ашадың, таныдыңмы? (Кәбестә.)
– Кишер нинди? (Тәмле, баллы.)
– Кәбестә нинди ? (Тәмле, кетерди.)
Динамик пауза. «Нәниләр» уены
Әй нәниләр, нәниләр, |
балалар бер рәткә тезелеп, |
Ардык без, дип әйтмиләр. |
чүгәләп утыралар, акрын гына торалар, |
Аякларын күтәреп, |
йөрү хәрәкәтләре ясыйлар, |
Матур итеп атлыйлар. |
|
Хәзер барабыз артка, |
артка таба йөрү |
Егылмыйча, син атла. |
хәрәкәтләре ясыйлар, |
Бер, ике, бер, ике! |
алга таба киләләр |
Егылмыйча, син атла. |
Тәрбияче:
– Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп «Шалкан» әкиятен тыңлыйбыз.
Тәрбияче өстәл театры ярдәмендә «Шалкан» әкиятен сөйли (яисә «Шалкан» мультфильмы карала.)
Балаларга сораулар:
– Шалканны кем утырткан?
– Шалкан нинди булып үскән?
– Бабайга шалканны тартып чыгарырга кемнәр булышкан?
Куян:
– Бабайның күпме ярдәмчеләре булган! Алар шуңа күрә шалканны тартып чыгара алганнар. Сез дә һәрвакыт бер-берегезгә ярдәм итегез, дус яшәгез.