Урман җәнлекләре янында.
Информация
Бурычлар
Бер, күп сүзләрен актив сөйләмгә кертү. Балаларның тою, сиземләү сәләтләрен үстерү. Әкият геройлары белән кызыксыну теләге булдыру.
Үзара уңай мөнәсәбәт, дуслык хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Хәерле иртә! Кәефләрегез ничек, балалар? Бүген мин сезне урманга сәяхәткә чакырам. Урман җәнлекләре безне кунакка чакырган. Җәнлекләргә күчтәнәчләр дә алып барырбыз. Безнең әби-бабаларыбыз кунакка һәрвакыт күчтәнәч белән йөргән. Әйдәгез, автобуска утырыйк та юлга кузгалыйк.
Балалар икешәр итеп тезеп куелган урындыкларга утыралар. Күңелле көй яңгырый.
Тәрбияче:
– Урманга килеп тә җиттек. Карагыз, безнең каршыга нәрсә чыкты? (Төлке.) Төлке нинди? (Зур, йомшак.) Төлкегә урманда берүзенә күңелсез. Ул урман буйлап үзенә дуслар эзли. Әйдәгез, төлкегә дуслар табарга булышыйк.
Балалар, төлкегә ияреп, алга таба баралар, Куянны очраталар. Куян белән исәнләшәләр. Тәрбияче балаларга сораулар бирә:
– Куян нинди төстә? (Соры.) Куянның колаклары кыскамы, озынмы? (Озын.) Куян йөриме, сикерәме? (Сикерә.)
Тәрбияче (сөйләвен дәвам итеп):
– Төлке үзенә дус таба алуына бик сөенде. Алар Куян белән рәхәтләнеп уйнадылар, йөгерделәр, сикерделәр. Шулвакыт алар алдына Аю килеп чыкты.
Тәрбияче (балалардан сорый):
– Аю кечкенәме, зурмы? (Зур.) Аюның тәпиләре нечкәме, юанмы? (Юан.) Аю юан тәпиләре белән алпан-тилпән йөри (күрсәтә). Аю ничек йөри? (Алпан-тилпән.)
Тәрбияче (сөйләвен дәвам итеп):
– Төлке тагын бер дусты артуына шатланды. Аюны да уйнарга чакырды. Бергәләп уйнау күңелле иде! Аларның тавышын ишетеп, аланга Бүре чыкты.
Тәрбияче балаларга бүре турында сөйли. Бүре сүзендәге [ү] авазының әйтелешенә басым ясый. (Аерым һәм күмәк кабатлаулар).
– Бүре соры төстә, аның тешләре бик үткен. Бүре «у-у-у-у» дип улый. Бүре ничек итеп улый? (У-у-у-у-у!)
Тәрбияче (сөйләвен дәвам итеп):
– Төлке, куян, аю, бүре урманда яшиләр. Алар – кыргый хайваннар. Төлке, куян, аю, бүре кайда яшиләр? (Урманда.)
[У] авазына басым ясала. (Аерым һәм күмәк кабатлаулар).
Динамик пауза. «Аю өе»
Аюның өе зур, |
Балалар кулларын өскә күтәрәләр, |
Куянныкы кечкенә . |
чүгәлиләр, |
Аю бара алпан-тилпән, |
алпан-тилпән йөриләр, |
Ә куяннар сикерә. |
ике аякта сикерәләр. |
Тәрбияче:
– Без урман җәнлекләренә күчтәнәчләр алып килгән идек бит. Әйдәгез, аларны сыйлыйк.
Балалар куянга – кишер, төлке белән бүрегә – тычкан, аюга савыт белән бал бирәләр.
Тәрбияче:
– Бакчабызга кайтырга вакыт та җитте. Әйдәгез, автобуска утырып, кайтырга кузгалыйк. (Аудиоязмада күңелле көй ишетелә.) Без кая бардык? Урманда нинди җәнлекләр күрдек? Төлке (куян, бүре, аю) нинди? Аларны нәрсәләр белән сыйладык?