Минем гаиләм. Ш. Маннурның «Яратам» шигырен сөйләү.
Информация
Бурычлар
Тышкы билгеләрен һәм эш-гамәлләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне активлаштыру; фигыльләрне үткән һәм хәзерге заманда кулланырга өйрәтү (төлке бара, куян сикерә, бүре «у-у-у-у» дип кычкыра, аю алпан-тилпән йөри). Балаларның зиһенгә алуларын камилләштерү.
Балаларда табигать белән кызыксынучанлык, хайваннарга карата сак караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар, ярымтүгәрәк ясап, урындыкларда утыралар. Кунакка курчак Зилә килә, үзе белән матур рәсем алып килүен әйтә. Тәрбияче рәсемне балалар каршына элә.
Тәрбияче:
– Балалар, рәсемдә кемнәрне күрәсез? (Әни, әти, әби, бабай, малай, кыз.) Әби нәрсә эшлә? (Әби бәйли). Әби нәрсә бәйли? (Әби бияләй бәйли). Бабай нишли? (Бабай телевизор карый.) Әни нәрсә эшли? (Әни аш пешерә.) Әти нәрсә эшли? (Әти суган турый.) Малай нәрсә эшли? (Малай машина белән уйный.) Кыз нәрсә эшли? (Кыз рәсем ясый.)
Тәрбияче:
– Әти, әни, әби, бабай, малай, кыз – алар барысы бергә дус, тату яшиләр. Ә сезнең өйдә кемнәр яши? Әйдәгез, сөйләшик әле.
Балалар:
– Әни, әти, абый.
– Ә бездә бабай, әби бар.
– Минем сеңлем бар.
Тәрбияче:
– Менә ничек күңелле! Өйдә әти, әни, әби, бабай, абый, апа булуы зур шатлык ул, балалар. Ә сез беләсезме, кайбер балалар әбине – дәү әни дип, ә бабайны дәү әти дип йөртәләр. Әйдәгез, бергәләп әйтеп карыйк. Әлеге сүзләрне тагын да матуррак, җылырак әйтеп була: дәү әнием, дәү әтием. Ә хәзер әти, әни сүзләрен шулай ягымлы итеп әйтеп карыйк: әнием, әтием, әбием, бабаем, апам, абыем, энем, сеңлем. Менә булдырдыгыз!
Динамик пауза. «Үсеп китте» уены
Үчтеки, үчтеки, |
Балалар алга таба иеләләр, |
Үсмәгәнгә кечтеки. |
чүгәлиләр, |
Үсә-үсә зур булыр, |
акрын гына күтәреләләр, |
Бигрәк матур кыз булыр. |
бармакларын бит уртасына куеп |
Бик батыр егет булыр. |
башларын як-якка чайкыйлар, |
Үчти, үчти, үчтеки, |
аяк очларына басып, |
Үсеп китте кечтеки. |
кулларын өскә күтәрәләр |
Тәрбияче:
– Балалар, курчак Зилә китаплар укырга ярата икән. Бүген ул бер шигырь өйрәнеп килгән. Әйдәгез, тыңлап карыйк.
Зилә:
Яратам мин өемне,
Әти белән әнине,
Абый белән энемне,
Бишектәге сеңлемне.
(«Яратам», Шәйхи Маннур)
Тәрбияче:
– Әйдәгез, балалар, шигырьдәге кебек, без дә кемнәрне, нәрсәләрне яратуыбыз турында сөйләп карыйк.
Балалар:
– Мин әтине яратам.
– Мин әниемне яратам.
– Мин әбиемне яратам.
– Мин бабаемны яратам.
– Мин песине яратам һ.б.
Тәрбияче балаларның сүзләрне тартым кушымчалары белән әйтүләренә игьтибар итә, өйрәтә: әни-ем, әти-ем һ.б. Шигырьне тагын бер кабат укый, укыганда балалар үзләре дә катнашалар.