Хәерле иртә, әнием!

Хәерле иртә, әтием!

Хәерле иртә, дуслар!

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә миңа!

Тәрбияче:

– Балалар, бүген безгә кунакка Әсма әби килә. Әйдәгез, аны каршы алыйк.

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Бүлмәгә әби керә.

Әби:

– Исәнмесез, балаларым!

Балалар:

– Исәнме, әби!

Тәрбияче белән әби кул биреп күрешәләр. Балалар урындыкларга утыра. Әби белән тәрбияче басып кала.

Тәрбияче:

– Игътибар белән карыйк әле, барыбыз да утырдыкмы?

Балалар:

– Юк, әби басып тора.

– Тәрбияче апа да басып тора.

Тәрбияче:

– Нишләргә кирәк соң? (Берничә бала әбигә урындык китерә.) Әби, аякларың җылыда торсын әле. (Әбигә башмаклар бирә.)

Әби:

– Зур рәхмәт сезгә, акыллыларым. Сез бик игьтибарлы балалар икән. Мин сезне бик яраттым. Сезгә күчтәнәчләрем дә бар иде. (Тәрбиячегә ашъяулыкка төрелгән кабартмалар бирә.)

Тәрбияче:

– Бик рәхмәт, Әсма әби! Без кабартмаларны шөгыльдән соң ашарбыз. (Балаларга карап) Ә хәзер әйтегез әле, кайсыларыгызның әби-бабалары бар? (Балалар җавап бирә.) Алар сезгә нәрсәләр пешерә?

Балалар:

– Минем әби коймак пешерә.

– Өчпочмак пешерә һ. б.

Тәрбияче:

– Менә күрдегезме, безнең әбиләр нинди уңганнар! Алар безне бик яраталар, безнең турыда кайгырталар! Шуңа күрә өйдә әби-бабайларыгызга игътибарлы булыгыз, кирәк чакта урын бирә белегез, башмакларын китереп бирергә онытмагыз.

Әби:

– Балалар, ә мин сезгә бер уен өйрәтәсем килә. Кечкенә чакта без ул уенны бик яратып уйный идек. Уен вакытында, сүзләрне әйтеп, һәр бармакны бөгә барырга кирәк.

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – бәби,

Аның исеме – чәнти.

Тәрбияче:

– Әсма әби, уенның сүзләре балаларның хәтерендә тизрәк калсын өчен, мин шушы бармакчаларны киям, һәм без уенны тагын бер кат кабатлыйк.

Уен кабатлана. Тәрбияче балалардан әти, әни, әби, бәби, чәнти сүзләрен кабатлап әйттерә, [ә] авазының әйтелешенә басым ясый.

Динамик пауза. «Чәбәкәй» уены.

Минем сеңлем Тәнзилә,

Балалар кулларын алга сузалар,

Әлегә бик бәләкәй.

әкрен генә чүгәлиләр,

Ә шулай да инде ул

торып басалар,

Итә белә чәбәкәй.

кул чабалар,

Менә шулай, менә шулай,

бармакларын уйнаталар,

Итә белә чәбәкәй.

кул чабалар

Әби:

– Бик матур уйнадыгыз, балакайлар. Тагын уйныйсыгыз киләме? Менә бу матур тартма – серле тартма, аның эчендә нәрсәдер бар. Хәзер мин бер баланы тартма янына чакырам. Ул тартмадан нәрсә булса да алыр һәм сезгә күрсәтер.

Бер бала, тартмадан әйбер алып: «Бу нәрсә?» – дип сорый. Балалар җавап бирәләр (яки үзе җавап бирә). Мәсәлән: «Бу – күзлек. Күзлек кемнеке?»

– Күзлек әбинеке.

– Бу нәрсә?

– Бу – яулык.

– Яулык кемнеке?

– Яулык әнинеке һ.б.

Әби:

– Йә балакайлар, сез миңа бик ошадыгыз. Сез акыллы, зирәк балалар. Өегездә әти-әниләрегезнең, әби-бабайларыгызның әйткән сүзләрен тыңлагыз, көйсезләнеп, аларны борчымагыз. Мин кайтыйм инде. Сау булыгыз!

Тәрбияче һәм балалар әби белән саубуллашалар:

– Сау бул, әби! Безгә тагын кил!