Тәрбияче:

– Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек? Бүген безне Алсу исемле курчак кунакка чакырды. Аның сезгә үзенең яңа бүлмәсен күрсәтәсе килә. Алсуның бүлмәсен карарга барабызмы?

Балалар җиһазланган курчак бүлмәсе янына киләләр.

Тәрбияче:

– Бу – Алсу яши торган бүлмә. Бүлмәдә нинди җиһазлар бар, балалар? Алар сезгә танышмы? Бу нәрсә? (Карават.) Карават ни өчен кирәк? (Йоклар өчен.) Балалар, карагыз әле, карават өстендә җәймә һәм мендәр бар.

Балалар җәймә һәм мендәр сүзләрен кабатлыйлар. Тәрбияче аларның игътибарын җәймә һәм мендәрдәге милли бизәкләргә юнәлтә.

Тәрбияче (өстәлгә күрсәтеп):

– Бу нәрсә? (Өстәл.) Өстәл артында Алсу утырып ашый, китаплар карый, рәсем ясый. Ә нәрсәгә утыра? (Урындыкка.)

Алсу:

Ә бу минем шкафым. Мин шкафка уенчыклар, китаплар куям. Бу нәрсә, кем белә? (Көзге.) Көзге ни өчен кирәк дип уйлыйсыз? Мин, көзгегә карап, чәч тарыйм, күлмәк киям. Ә бу сәгать. Мин сәгатькә карап йокларга ятам, иртән йокыдан торам, ашыйм, уйныйм.

Тәрбияче:

– Балалар, без Алсуның бүлмәсен карадык. Аның бүлмәсе бик матур һәм чиста, шулай бит. Әйтегез әле, без Алсуның бүлмәсендә нинди җиһазлар күрдек? Безнең бүлмәдә дә шундый җиһазлар бармы?

Динамик пауза. «Матур өй» уены

Бу өй матур, бу өй зур.

Балалар кулларын югары күтәрәләр,

Монда яши бабай,

кулларын як-якка җәяләр,

Монда яши әби.

кулларын алга сузалар,

Бу өй матур, бу өй зур.

кулларын югары күтәрәләр,

Монда яши әти,

кулларын алга сузалар,

Монда яши әни.

куллары белән үз-үзләрен кочаклыйлар,

Бу өй матур, бу өй зур.

кулларын югары күтәрәләр,

Монда яшим мин.

чүгәлиләр

Тәрбияче:

– Балалар, Алсуның сезнең белән качышлы уйныйсы килә. «Мин качам, ә сез эзләгез», – ди. Күзләрегезне йомыгыз. Бер, ике, өч! Күзләрегезне ачыгыз! Балалар, Алсу кая качкан? (Шкаф артына.)

(Тәрбияче Алсуны башка урыннарга да качыра). Алсу кайда утыра? (Өстәл астында утыра.) һ.б.

– Булдырдыгыз, балалар! Алсуга рәхмәт әйтик, үзен дә кунакка чакырыйк.

Шөгыль ахырында «Чәй эчәбез бергәләп» җырын (А. Минһаҗев сүзләре, Р. Сәрвәров музыкасы. «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе»: методик әсбап өчен аудиокушымта, 129 нчы трек) тыңларга мөмкин.