Тәрбияче:

– Балалар, бүген безгә кунакка сезгә таныш куян балалары – Шаян белән Наян килделәр. Алар миңа үзләре белән булган бер кызык хәл сөйләделәр.

Куян балалары урман буйлап йөргәндә чәчәкле матур аланга килеп чыкканнар. Ә аланда бик матур бер өй тора икән. Өйнең тәрәзәләреннән куян, тычкан, төлке карап тора, ә түбәсенә бер зур аю менеп бара. Бу хәлне күреп, Шаян белән Наян бик гаҗәпләнгәннәр. «Бу җәнлекләр монда нишләп йөри икән?» – дип уйлаганнар.

Куян балалары аптырап йөрмәсеннәр. Әйдәгез, мин аларга әлеге өй һәм җәнлекләр турында әкият сөйлим. Сез миңа булышырсыз. Башта куян балалары булып уйнап алыйк.

Динамик пауза. «Куян балалары» уены

Без куяннар, куяннар,

Кулларын күкрәк турысында

Бик шаяннар, наяннар.

аска таба каратып куялар,

Көне буе уйныйбыз,

бер урында сикерәләр,

Һич уеннан туймыйбыз.

бииләр,

Тәпиләрне чәп-чәп-чәп,

кул чабалар,

Колакларны шап-шап-шап.

баш өстендә кулларын селкиләр,

Биибез дә җырлыйбыз,

тыпырдыйлар.

Көне буе уйныйбыз.

бер урында сикерәләр

Әкият сәхнәләштерелеп күрсәтелә. Тәрбияче җәнлекләрнең үзара сөйләшүен балалар белән бергәләп кабатлый. Аерым сүзләрне, фразаларны балалардан кабатлаттыра. Экранда – теремкәй рәсеме. Бүлмә уртасында теремкәй (ширма) тора.

Тәрбияче:

– Бу матур өй – теремкәй. Бервакыт өй янына Тычкан килгән:

– Пи-пи-пи! Бу өйдә кем яши? – дигән. (Бер балага тычкан битлеге кидерелә. Ул, теремкәй янына килеп, шакый һәм тычканның сүзләрен кабатлый. Алга таба һәр җәнлекнең сүзләре шулай кабатланыла).

Берәү дә җавап бирмәгән. Тычкан кергән дә яши башлаган. Менә Куян килә:

– Тук-тук! Бу өйдә кем яши?

– Мин – Тычкан! Ә син кем?

– Мин – Куян.

– Кер әйдә, бергәләп яшәрбез.

Менә алар икәү яши башлаганнар. Менә Төлке килә икән:

– Тук-тук-тук! Бу өйдә кем яши?

– Мин – Тычкан. Мин – Куян. Ә син кем?

– Мин – Төлке.

– Кер әйдә, бергәләп яшәрбез.

Алар өчәү яши башлаганнар. Менә, лап-лап атлап, Аю килә:

– Тук-тук-тук! Бу өйдә кем яши?

– Мин – Тычкан, Мин – Куян. Мин – Төлке. Ә син кем?

– Мин – Аю.

– Кер әйдә, бергәләп яшәрбез.

Аю кереп караган, ишеккә сыймаган. Түбәдән кермәкче булган, теремкәй җимерелгән...

Аннары җәнлекләр, бергәләшеп, яңа теремкәй салганнар. Тагын бергә яши башлаганнар.

Шаян белән Наян балаларга рәхмәт әйтәләр, саубуллашалар. Тәрбияче балаларны мактый.