Балалар бер-берләрен сәламлиләр.

Хәерле иртә кояшка,

Хәерле иртә дусларга,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә миңа!

Тәрбияче Әхмәт Ерикәйнең «Беренче кар» шигырен сөйли:

Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап-ак булды болыннар,

Ап-ак булды киң кырлар.

Тәрбияче шигырьнең эчтәлеге буенча балаларга сораулар бирә, кыш турында сөйли.

Тәрбияче
:

– Урамда нәрсә яуган? (Кар.) Болыннар, кырлар нинди төскә кергән? (Ап-ак.) Балалар, сизәсезме, көннәр салкынайды. Җиргә ак кар яуды. Димәк, кыш җитте. Хәзер инде рәхәтләнеп урамда чанада, чаңгыда шуарга була!

Тәрбияче балалардан «кыш» , «кар», «салкын» сүзләрен кабатлата. Ишек шакыган тавыш ишетелә. Тәрбияче уенчык Кар бабай алып керә.

Тәрбияче:

– Күрегез, безгә кунакка Кар бабай килгән! (Балалар Кар бабай белән исәнләшәләр.) Кар бабай үзе белән матур чиләк алып килгән. Аның эчендә нәрсәдер бар, карыйк әле. (Кечкенә чиләктәге карны күрсәтә.) Бу нәрсә? (Кар.) Кар нинди? (Ак, йомшак, салкын.) Ә хәзер һәрберегез учыгызга кар алыгыз да учыгызны ябыгыз. Ә хәзер учларыгызны ачыгыз. Кар белән нәрсә булды? (Кар эреде.) Уч төбендә нәрсә калды? (Су калды.)

Тәрбияче карның ни өчен суга әйләнгәнен аңлата.

Тәрбияче:

– Безнең учларыбыз җылы, кар шуңа эри. Димәк, кар җылыда эри.

Балалар, Кар бабайны урамда уйнаучы балалар нәрсәдән ясыйлар, сез белмисезме? (Кардан ясыйлар.) Бик дөрес. Кыш көнендә Кар бабай ясау – балаларның иң яраткан уены! Әйдәгез, без дә уйнап алыйк. Уенга Кар бабайны да чакырыйк.

Динамик пауза. «Кышны яратам» (Л. Хәсәнова шигыре буенча).

Әйлән-бәйлән уйный карлар,

Кул чукларын әйләндерә-әйләндерә

Җил аларны тарата.

өскә күтәрәләр,

Бит-кулларны өшетсә дә,

битләрен ышкыйлар,

Никтер кышны яратам.

кул чабалар

Кар бабай:

– Ничек күңелле итеп уйнадык! Миңа эссе була башлады.

Тәрбияче:

Балалар, җылыда карның эрегәнен күрдек. Әйдәгез, эреп беткәнче, Кар бабай белән саубуллашыйк.

Балалар:

– Сау бул, Кар бабай. Зур рәхмәт сиңа.

Кар бабай балалар белән саубуллаша, чыгып китә.

Тәрбияче:

– Безгә бүген кунакка кем килде? Кар бабай чиләккә салып нәрсә алып килде? Кар нинди төстә? Кар җылымы, салкынмы?