Исәнләшү, балаларда уңай эмоциональ халәт булдыру.

Тәрбияче:

– Хәерле иртә, балалар! Мин сезгә яхшы кәеф телим.

Балалар:

– Рәхмәт, апа.

Тәрбияче балаларның игътибарын бүлмәдәге бизәлгән чыршыга юнәлтә. Балаларны чыршы янына чакыра, шигырь сөйли.

Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

Нур Гайсин

Тәрбияче:

– Нинди матур чыршы! Әйдәгез, чыршыны мактыйк, аңа матур сүзләр әйтик, балалар. Чыршы нинди?

Балалар:

– Чыршы яшел.

– Чыршы матур!

– Анда уенчыклар күп һ.б.

Тәрбияче:

– Дөрес, балалар. Чыршы биек. Ботаклары энәле. Бик матур итеп бизәлгән. Сез бик игътибарлы балалар, булдырдыгыз! Чыршыны матур сүзләр әйтеп куандырдыгыз! Ә мин чыршы артында нәрсәдер күрәм. Нәрсә икән ул? Әйдәгез, карыйк.

Тәрбияче чыршы төбеннән уенчык куян ала. Балалар аны тотып карыйлар, сыпыралар.

Тәрбияче:

– Куян нинди? (Ак, йомшак, кечкенә) Куянның нәрсәләре бар? (Колаклары.) Куянның колаклары нинди? (Озын.)>Бу нәрсә? (Койрык.) Куянның койрыгы нинди? (Кечкенә) Бу нәрсәләре?(Тәпиләре) Куянның алгы тәпиләре кыска, арткы тәпиләре озын.

Ә хәзер, әйдәгез, куян белән уйнап алабыз.

Динамик пауза. «Куяным» уены

Яшь куянчык шаян була,

Балалар чүгәлиләр,

Ул уйнарга ярата,

баш өстенә куеп

Күрегез, ничек ярата!

кулларын селкетәләр,

Күрегез, ничек ярата!

Йә куяным, якын кил!

чакыру хәрәкәтләре,

Матур итеп сикер син.

ике аякта сикерәләр,

Менә ничек, менә ничек,

кул чабалар,

Менә ничек сикер син!

сикерәләр

Тәрбияче:

– Ә хәзер мин сезгә нәни куян турында бер шигырь сөйлим. Игътибар белән тыңлагыз.

Тәрбияче Н. Исәнбәтнең «Куянкай» шигырен сөйли. («Куанычым-багалмам», 34 бит)

Тәрбияче:

– Балалар, мин шигырьне тагын бер тапкыр сөйлим, ә сез миңа булышырсыз, ярыймы?

Әй, куян, куян, 

Кечкенә генә, 

Бик йомшак кына, 

Бик куркак кына.

Ике колагы

Озынкай гына.

Аягы җиңел –

Мамыктай гына.

Тәрбияче шигырьне кабат сөйли, балалар тәрбияче артыннан шигырьнең һәр юлын кабатлыйлар.

Тәрбияче:

– Бик матур сөйләдегез! Ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә, балалар. Ә сез куянның нәрсә ашарга яратканын беләсезме? (Кишер). Әйдәгез, куянны кишер белән сыйлыйбыз!

Балалар, кәрзиннән кишер (муляж) алып, куянны сыйлыйлар.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар. Куянны сөендердегез, тәмле кишер белән сыйладыгыз! Куянкай сезгә рәхмәт әйтә.

Куян белән саубуллашалар.