Кышкы уеннар. Рәсемгә карап кыска хикәя төзү.
Информация
Бурычлар
Хәрәкәтләрнең төгәллеген үстерү, сөйләмне активлаштыру.
Игътибарлылык, үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче Әминә Бикчәнтәеваның «Салкын, саф һава» шигырен укый Балалар белән кыш турында әңгәмә кора.
Салкын, саф һава,
Кар бөртекләре
Йомшак кар ява.
Өстеңә куна,
Урамга чыксаң,
Үзләре матур
Битләр кызара.
Һәм салкын була.
Әминә Бикчәнтәева
Тәрбияче:
– Балалар, хәзер елның кайсы вакыты? (Кыш.) Кыш икәнен каян беләбез? (Кар яуган. Тышта салкын.) Кыш көне без ничек киенәбез? (Җылы.) Ни өчен җылы итеп киенергә кирәк? (Туңмас өчен.)
Кыш көне салкын булса да, урамда уйнавы бик күңелле, рәхәт! Сез урамда саф һавада йөрергә яратасызмы? Урамга чыккач, нинди уеннар уйныйсыз?
Ишек шакыган тавыш ишетелә. Бүлмәгә Алсу исемле курчак керә, ул үзе белән рәсемнәр алып килгән. Балалар Алсу белән исәнләшәләр, утырырга урын тәкъдим итәләр.
Тәрбияче:
– Балалар, Алсу безгә рәсемнәр алып килгән.
Тәрбияче мольбертка «Балалар чанада шуалар» рәсемен беркетә.
Тәрбияче:
– Бу рәсемдә кемнәрне күрәсез? (Балалар.) Балалар нишли? (Балалар чана шуа.) Алар ничек киенгән?
Балалар:
– Балалар җылы киенгән.
– Бу кыз куртка кигән. Зәңгәр куртка.
– Малай җылы бүрек кигән.
– Балалар бияләй кигәннәр. Бияләйләре матур.
– Итекләр дә кигәннәр һ.б.
Тәрбияче:
– Балалар белән чана шуарга нәрсә килгән? (Акбай килгән.) Ничек уйлыйсыз, балаларга чанада шуу күңеллеме? Әлбәттә күңелле! Алар әнә ничек шаяралар, көләләр!
Балалар җөмләләрне кабатлыйлар. Тәрбияче рәсем турында сөйләргә тәкъдим итә. Рәсем буенча сөйләү үрнәге:
– Кыш җитте. Бик күп кар яуды. Балалар тауга килделәр. Тау биек. Чана шуарга Акбай да килгән. Аларга бик күңелле.
Динамик пауза. «Чанада» уены.
Тәрбияче:
– Кайсыгызның чанада таудан шуганы бар? Әйдәгез, чанага «утырыйк»:
Арканы турайттык, |
Урындыкларга утыралар, |
Кулларны тезләргә куйдык. |
кулларын тезләргә куялар, |
Таудан шуабыз! У-у-ух! |
торып чүгәлиләр, |
Чанабыз авып китте, |
башларын як-якка селкиләр, |
Без егылып төштек! Бух! |
тәгәрәп китәләр |
[У] авазының дөрес әйтелешен яхшырту. [У] авазын индивидуаль һәм күмәк кабатлау. Фонетик күнегүләрдә җавапларны акрын (тихо) һәм кычкырып (громко) әйтү.
Фонетик күнегүләр:
1. Таудан ничек шуабыз? У-у-ух!
2. Чанадан ничек егылабыз? Бу-у-ух!
3. Җил ничек улый? У-у-уу!
Тәрбияче мольбертка «Кар бабай әвәлибез» рәсемен урнаштыра.
Тәрбияче:
– Алсу безгә тагын бер рәсем алып килгән. Бу рәсемдә кемнәрне күрәсез? (Балалар. Кар бабай). Балалар нишлиләр? (Балалар Кар бабай әвәлиләр.)
Балалар җөмләне кабатлыйлар.
Тәрбияче:
– Кыш көне балаларга урамда ничек күңелле! Суыктан курыкмыйлар, рәхәтләнеп уйныйлар!