Чыршы бизибез.
Информация
Бурычлар
[У] авазын дөрес итеп әйтүләренә ирешү.
Ишетү игътибарлылыгын үстерү. Сөйләмдә тавышның көчен куллана белү күнекмәләре бирү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче чыршы турында табышмак әйтә.
Тәрбияче:
– Кышын да, җәен дә гел яшел.
Ул нәрсә? (Чыршы.)
Тәрбияче:
– Кем белә, чыршы кайда үсә? (Урманда.) Әйдәгез, урманга – чыршы янына кунакка барыйк! Үзебез белән менә бу матур тартманы да алыйк. Урманда аның безгә кирәге чыгачак.
Балалар бер-бер артлы тезелеп басалар. Аудиоязмада күңелле көй яңгырый.
Тәрбияче:
– Урманга килеп тә җиттек! (Бүлмәнең бер почмагына куелган бизәлмәгән ясалма чыршы янында туктыйлар). Күрегез, нәрсә бу? (Чыршы.) Чыршы нинди төстә? (Яшел.)
Тәрбияче чыршының ботакларын, аларда энәләр барлыгын, энәләрнең очлы, чәнечкеле икәнен аңлата. Берничә баланы чакырып чыршының ботагын, энәләрен күрсәтүләрен, аларның нинди төстә булуын сорый. «Чыршы», «яшел», «энә», «чәнчи» сүзләрен кабатлыйлар. Тәрбияче әлеге сүзләр белән җөмләләр төзеп, чыршы турында сөйли. Балалар җөмләләрне кабатлыйлар: Урманда чыршы үсә. Чыршы яшел. Чыршының ботаклары энәле. Энәләре чәнчи. Чыршы бик матур!
Динамик пауза. «Чыршы» уены.
Әйдә, дуслар, бергәләп, |
Кулларын як-якка җәяләр, |
Чыршыны бизибез. |
кулларын акрын гына күтәрәләр, |
Яда елны каршылап, |
кулларын акрын гына төшерәләр, |
Биибез, җырлыйбыз. |
тыпырдыйлар |
Тәрбияче:
– Балалар, тиздән бәйрәм булачак – Яңа ел бәйрәме! Урман җәнлекләре янына кунак булып Кыш бабай, Кар кызы килер. Әйдәгез, урмандагы дусларыбызга ярдәм итик. Кунаклар килешкә бу чыршыны матур итеп бизик. Җәнлекләрнең чыршыга эләргә уенчыклары юк бит. Ә менә без алып килгән бу тартмада бик матур уенчыклар бар.
Тәрбияче тартманы ача. Балалар тартмадан уенчыклар алалар, чыршыга эләләр. Һәрберсе үзе элгән уенчык турында сөйли. Тәрбияче балаларга 2-4 сүздән торган җөмләләр төзергә ярдәм итә.
Балалар:
– Мин кызыл шар эләм.
– Бу шар сары. Мин сары шар эләм.
– Бу – ак куян. Мин куянны чыршыга эләм.
– Бу уенчык – Кар бабай. Мин Кар бабай эләм һ.б.
Тәрбияче:
– Балалар, чыршы менә нинди матур булды! Бизәлгән чыршыны күреп, урман җәнлекләре дә, Кыш бабай белән Кар кызы да бик сөенерләр инде. Рәхмәт сезгә! Сез бик тырыш, ярдәмчел балалар!
Балалар бер-бер артлы тезелеп басалар. Аудиоязмада күңелле көй яңгырый. Балалар бакчага «кайталар».