Йорт хайваннары. «Хайваннарны чакыру» эндәше белән таныштыру.
Информация
Бурычлар
Игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерү.
Шөгыльгә карата кызыксынучанлык, анда катнашу теләге тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар каршына «Ишегалдында» рәсеме эленә (яки экранда күрсәтелә).
Тәрбияче рәсем буенча әңгәмә үткәрә.
Тәрбияче (сыерга күрсәтеп). Балалар, бу хайван сезгә танышмы? Кайсыгыз таныды? (Сыер.) Әйе, бик дөрес, бу – сыер. Сыер нишли?
Балалар:
– Сыер ашый.
– Сыер печән ашый.
Тәрбияче (кәҗәгә күрсәтеп). Ә бу нәрсә?
Балалар:
– Бу – кәҗә.
– Кәҗәләр уйныйлар.
Шул рәвешле, башка хайваннар турында да сөйләшү үткәрелә.
Тәрбияче:
– Ә хәзер, әйдәгез, бармакларны уйнатып алабыз.
Балалар һәр бармакны бөгә баралар. Соңгы җөмләдән соң бармакларын йодрыклыйлар («этне ояга кертәләр»).
Бу бармак – сыер,
Бу бармак – сарык,
Бу бармак – кәҗә,
Бу бармак – песи,
Бу бармак – эт,
Аны оясына керт!
Тәрбияче:
– Менә ничек күңелле булды! Ә беләсезме, бүген безгә кунакка Йомшаккай (песи) килде. Карагыз әле, бу песи нинди матур! Йоннары йомшак, күзләре елтырый. Ул ничек кычкыра әле?
Балалар:
– Мияу! Мыр-мыр...
Тәрбияче:
– Әйе, балалар, песи «мияу» дип ашарга сорый, ә «мыр-мыр» дип рәхмәт әйтә. (Тәрбияче мияу, мыр-мыр аваз ияртемнәрен кабатлаттыра, [М] авазының дөрес әйтелешенә игътибар итә). Ә кемнәрнең өйләрендә песиләре бар? Сез аңа нәрсәләр ашатасыз, ул нәрсә ярата?
Балалар өйләрендәге песиләр турында сөйлиләр.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, без дә кунак песине сыйлыйк, сөт бирик.
Песи алдына савыт белән сөт куялар.
«Песи» җырын (Р. Гыйләҗева сүзл., Л. Хисмәтуллина муз.) тыңлыйлар, кабатланган аваз ияртемнәренә («мияу-мияу», «мыр-мыр») кушылып җырлыйлар
Тәрбияче:
– Балалар, Йомшаккай үзе генә килмәгән, ул үзенең дуслары белән килгән. Ишетәсезме, тавышлары килә?
Аудиоязмада йорт хайваннары тавышлары яңгырый. Тәрбияче өстәл өстенә сыер, кәҗә, эт уенчыкларын куя.
Тәрбияче (кулына эт уенчыгы ала). Карагыз әле, бүген безгә кунакка Акбай исемле эт тә килгән. Без этне бик яратабыз, чөнки ул өй саклый, кечкенә балаларны да бик ярата. Ул ничек итеп өрә әле?
Балалар:
– Һау-һау!
Тәрбияче:
– Ә нәрсә ярата?
Балалар:
– Ит, сөяк ярата.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, аңа сөяк бирик.
Аннары балалар үзләренең этләре турында сөйлиләр. Калган хайваннар турында да шундый сөйләшү алып барыла.
Тәрбияче:
– Бу нәрсә? (Сыер.) Сыер печән ашый. Сөт бирә. «Му-му-му!» дип мөгри. Сыер ничек мөгри? («Му-му-му!»).
[М] авазына басым ясала. Балалар авазны тәрбияче артыннан кабатлыйлар.
Тәрбияче:
– Бу нәрсә? (Кәҗә.) Кәҗә дә сөт бирә. Ул «меее-меее!» дип кычкыра. Кәҗә ничек кычкыра? («Меее-меее!»).
«Йорт хайваннарын тавышыннан таны» дидактик уены уйнала.
Аудиоязмада йорт хайваннары тавышы яңгырый. Балалар һәр йорт хайванының тавышын танып әйтәләр.
Шөгыль ахырында «Хайваннарны чакыру» эндәше укыла. Балалар тәрбияче артыннан аваз ияртемнәрен кабатлыйлар.
Чакырабыз кәҗәне:
– Кәҗ-кәҗ-кәҗ!
Кәҗ-кәҗ-кәҗ!
Чакырабыз маэмайны:
– Маһ-маһ-маһ!
Маһ-маһ-маһ!
Чакырабыз бахбайны:
– Бах-бах-бах!
– Бах-бах-бах!
Чакырабыз сарыкны:
– Тәч-тәч-тәч!
Тәч-тәч-тәч!
Чакырабыз пескәйне:
– Пес-пес-пес!
Пес-пес-пес!
Тәрбияче:
– Сыер, кәҗә, эт, песи, сарык – йорт хайваннары. Алар хуҗалары белән яшиләр. Хуҗалары алар турында кайгырталар, аларны ашаталар, яшәгән урыннарын җыештыралар. Без дә йорт хайваннарын яратырга, алар турында кайгыртырга тиеш. .