«Йорт кошлары» (әтәч, тавык, чебиләр). Б. Рәхмәтнең «Әтәчем» шигырен сөйләү.
Информация
Бурычлар
Йорт хайваннары турында кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.
Авазларны әйтү күнекмәләрен, күзәтүчәнлекләрен үстерү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Хәерле иртә, балалар!
Балалар:
– Хәерле иртә, апа!
Тәрбияче:
– Балалар, бүген мин сезне авылга, йорт кошлары янына кунакка чакырам. Әйдәгез, юлга кузгалабыз!
Аудиоязмада күңелле көй яңгырый, балалар тәрбияче артыннан баралар.
Тәрбияче:
– Менә килеп тә җиттек!
Аудиоязмада әтәч кычкырган тавыш яңгырый.
Тәрбияче:
– Балалар, нәрсә кычкыра? Ул тавыш сезгә танышмы? (Әтәч кычкыра.)
Тәрбияче уенчык әтәч күрсәтә. Бари Рәхмәтнең «Әтәчем» шигырен («Куанычым-багалмам», 16 бит) сөйли. Әтәчне бергәләп карыйлар. Башын, гәүдәсен, тәпиләрен күрсәтәләр.
Әтәчем! Әтәчем!
Ник иртә ятасың?
Йокыдан син безне
Иртүк уятасың.
Торасың да иртүк,
Кычкырасың бик күп:
– Кикри-күк, кикри-күк,
Кикри-күк, кикри-күк!
Тәрбияче (балаларга сораулар бирә):
– Әтәчнең гәүдәсендә нәрсә бар? (Канатлар, койрык, тәпиләр.) Ә башында нәрсә? (Кикрик, томшык, күзләр, сакал.) Кикриге, сакалы нинди төстә? (Кызыл.) Әтәч ничек кычкыра? (Ки-кри-күүүк!).
«Әтәч» уены үткәрелә (nsportal.ru).
Тәрбияче ярдәмчесе «әтәч» итеп билгеләнә. Тәрбияче белән балалар түгәрәк ясап басалар. Тездән бөгелгән аякларын югары күтәреп, «канат»ларын җилпи-җилпи түгәрәк буенча баралар. Әтәч тә түгәрәк буенча бара. Ул түгәрәккә каршы якка йөри. Балалар канатларын җилпи-җилпи түгәрәк эченә карап басалар. Әтәч туктый, канатларын җилпеп кычкыра. Балалар йөгерешеп китәләр, әтәч аларны куа.
Әтәч
Таң ата бугай,
Әтәч кычкыра:
— Кикрикүк,
Кикрикүк!
Йә сузып кына,
Йә бик еш кына:
— Кикрикүк,
Кикрикүк!
Аңа кушыла
Башка әтәчләр:
— Кикрикүк,
Кикрикүк!
Картлар артыннан
Шаулаша яшьләр:
— Кикрикүк,
Кикрикүк!
Без дә уяндык
Әтәч тавышына:
— Кикрикүк,
Кикрикүк!
Бакчага килдек,
Ашыга-ашыга:
— Кикрикүк,
Кикрикүк!
Муса Җәлил
Аудиоязмада тавык кытаклаган тавыш ишетелә.
Тәрбияче:
– Балалар, нәрсә тавышын ишеттегез? (Бу – тавык.)
Тәрбияче уенчык тавык һәм чебиләрне күрсәтә.
Тәрбияче:
– Тавыкның канаты астына нәрсәләр качкан? (Чебиләр.) Чебиләр нинди төстә? (Сары.) Чебиләр зурмы, кечкенәме? (Кечкенә.)
Чебиләрне тотып карагыз әле, алар нинди? (Йомшак.) Тавык нинди төстә? (Ак.) Тавык кечкенәме, әллә зурмы? (Зур.) Тавык чебиләрне ничек чакыра? (Кыт-кыт-кыт.) Чебиләр ничек чиелдыйлар? (Чи-чи-чи.)
Тәрбияче «чи-чи» , «чеби» сүзләрендәге [и] авазының дөрес әйтелешенә басым ясый. Балалар белән фонетик күнегү ясала.
1. Бала ничек елый? И-и-ии.
2. Чеби ничек чиелтый? Чи-чи-чи.
3. Ишәк ничек кычкыра? И-а, и-а, и-а.
«Песи һәм чебиләр» уены уйнала.
Балаларга чеби маскалары киертелә.
Тәрбияче – «песи», балалар – «чебиләр». Чебиләр канатларын җилпеп очалар, җим чүпләү хәрәкәтләре ясыйлар. Песи килеп чыга да аларны куркыта: «Ми-яу!» Чебиләр ояларына (урындыкларга) йөгерә. Песи аларны тотарга тырыша.
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер инде бакчабызга кайтырга кирәк, юлга кузгалабыз.
Күңелле көй астында бакчага кайталар .
– Без бүген кая бардык? Авылда нәрсәләр күрдек? Әтәч ничек кычкыра? Тавык чебиләрен ничек итеп чакыра? Чебиләр ничек чиелтыйлар?