Кошлар – безнең дуслар.
Информация
Бурычлар
[И] авазын дөрес әйтергә өйрәтү буенча фонетик күнегүләр башкару.
Балаларның башкалар сөйләменә игътибарын үстерү, сүз байлыгын активлаштыру.
Йорт кошларына карата кайгыртучанлык тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче өстәл театры ярдәмендә «Теремкәй» әкиятен сөйли. Әкият персонажлары сөйләмен балалардан кабатлата. Экранда төлке, куян, бүре, аю рәсемнәре күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Балалар, бу җәнлекләр кайда яши? (Урманда.) Дөрес, балалар. Урманда тагын тиен, керпе дә яши. (Рәсемнәре күрсәтелә.) Алар барысы да – кыргый хайваннар. Үзләре турында үзләре кайгырталар, ризыкны да үзләре табалар. Урман җәнлекләре бүген безгә кунакка килгәннәр. Карагыз әле, бу нәрсә? Кем таныды?
Тәрбияче уенчык аюны күрсәтә, аю турында сөйли.
Тәрбияче:
– Аюның өе урманда. Ул үзенең өнендә яши. Димәк, аюның өе өн дип атала.
Балалар өн сүзен кабатлыйлар. Тәрбияче аю өне ясалган рәсем күрсәтә. Рәсемне аю янына куя.
Динамик пауза. «Аю һәм балалар» уены.
Бала урындыкларда утырып торалар. Бер читтә «аю» (тәрбияче ярдәмчесе) утыра. Тәрбияче: «Көн кояшлы. Урамга уйнарга чыгыйк!» – дигәч, балалар, урыннарыннан торып, бүлмә буйлап йөгереп китәләр, сикерәләр, бииләр. Тәрбияче: «Аю килә!» – диюгә, балалар урыннарына йөгерәләр. Аю аларны куа.
Тәрбияче уенчык төлке һәм бүре күрсәтә. Балаларның игътибарын аларның төсләренә, төлкенең матур койрыгына юнәлтә.
Тәрбияче:
– Төлке дә, бүре дә урманда үз ояларында яшиләр. Кайда яшиләр? Ояда яшиләр. (Балалар ояда, оя сүзләрен кабатлыйлар.)
Тәрбияче төлке һәм бүре оялары ясалган рәсемнәр күрсәтә. Рәсемнәрне хайваннар янына куя.
«Оя», «өн» сүзләрендәге [о], [ө] авазлары өстендә эш:
1. Телне уйнату: тел уңга борыла, сулга сикерә (тәрбияче күрсәтә). Тел атка утырып йөри (тел шартлату), иреннәр елмая.
2. Оя, өн, өй сүзләрен кабатлау. Сүзләрне кычкырып һәм шыпырт әйттерү.
3. Фонетик күнегү. Авырткан урынга ничек өрәбез? Өф-өф-өф.
Тәрбияче (табышмак әйтә).
Йөртә ул озын колак,
Үзе гаҗәеп куркак.
Ул нәрсә? (Куян)
Тәрбияче (уенчык куян күрсәтә). Куян кайда яши икән, кем белә?
Куян куак астында яши.
Тәрбияче куак астында утырган куян рәсемен уенчык куян янына куя.
Бармак уены уйнала.
Баш бармак була бүре,
Имән бармагым – төлке,
Урта бармагым – керпе,
Атсыз бармагым – аю,
Чәнти бармагым – куян,
Тиенне кая куям?
Фәрсия Зиннурова
Тәрбияче:
– Балалар, җәнлекләрнең урманга кайтыр вакытлары җитте, әйдәгез, алар белән саубуллашыйк.