Исәнләшү. Балаларда күтәренке кәеф булдыру.

Хәерле иртә сиңа!

Хәерле иртә миңа!

Хәерле иртә барыбызга да!

Тәрбияче:

– Балалар, бүген мин сезгә бик күңелле табышмак алып килдем. Игътибар белән тыңлагыз әле, нәрсә турында икән ул?

Җәй тукылдый бу чүкеч,

Кыш тукылдый бу чүкеч,

Тукый-тукый, агачларны

Дәвалаучы бу чүкеч. 

(Тукран)

– Әйдәгез, искә төшерик әле, без нинди кошларны беләбез? (Чыпчык, күгәрчен, карга.) Бик дөрес. Ә бу табышмак тукран исемле бер матур кош турында. (Экранда рәсеме күрсәтелә). Тукран урманда яши. Ул үзенең очлы борыны белән агачтагы кортларны чүпли. Бу вакытта чүкеч белән тукылдаткан кебек тавыш ишетелә: тук-тук-тук! Әйдәгез, бергәләп әйтеп карыйк әле: тук-тук-тук! Шулай итеп тукран агачларны дәвалый. Менә шундый файдалы кош ул тукран.

Ә хәзер мин сезгә бер такмак сөйлим, ә нәрсә турында икәнен сез үзегез әйтерсез.

Тук, тук, тук(ы)ран,

Тукылдатып утырам.

Агачтагы кортларны

Чүпләп бетереп торам.

– Такмак нинди кош турында, балалар? (Тукран). Бик дөрес. Тукран ничек итеп тукылдата? (Тук-тук.) Кайда тукылдата? (Агачта.) Тукран нәрсә чүпли? (Кортлар)

«Серле янчык» дидактик уены уйнала. Тәрбияче уенны аңлата. Уен барышында сүзләрдәге [т] авазының дөрес әйтелешенә басым ясый.

Тәрбияче:

– Янчыкта төрле уенчыклар бар. Мин кемне чакырам, шул бала килеп янчыктан бер уенчык ала һәм аның исемен әйтә.

Балалар:

– Бу тавык.

– Мин тиен алдым.

– Ә мин туп алдым.

– Бу тарак.

– Ә мин чүкеч алдым һ.б.

Тәрбияче:

– Балалар, беләсезме, сез «серле янчык» тан алган чүкеч гади чүкеч түгел, ул тылсымлы!

Тәрбияче кулына чүкечне ала һәм өстәлгә шакып карый.

Тәрбияче:

– Балалар, чүкеч нинди тавыш чыгарды? («Тук-тук-тук»).

Бер кулыгызны йодрыклап, чүкеч ясагыз. Икенче кулның уч төбенә суккалагыз: тук-тук-тук! (Тук-тук-тук аваз ияртемен балалар берничә тапкыр кабатлыйлар. Тәрбияче [т] авазының дөрес әйтелешенә игътибар итә.)

Тәрбияче чүкеч белән тиз һәм әкрен шакый:тук-тук-тук, тууук- тууук-тууук. Балалар кабатлыйлар.

Тәрбияче:

– Мин чүкеч белән өстәлгә шакыйм. (Каты итеп суга). Тавыш ничек ишетелә? Көчле, каты (громко), шулай бит, балалар? Ә хәзер өстәлгә кечкенә сөлге җәям дә чүкеч белән аның өстендә шакыйм. Чүкеч ничек шакыды? (Акрын (тихо). Чүкеч чыннан да тылсымлы икән! Ул каты да, акрын да, тиз дә шакый ала.

Шөгыль ахырында «Тукран» уены уйнала. Тәрбияче такмакның сүзләрен балалардан кабатлата.

Уенны күңелле музыка астында уйнау мөһим.

Такмакны әйтә-әйтә, балаларның имән бармаклары белән җиңелчә генә сул кулның уч төпләренә сугарга өйрәтергә кирәк:

Тук, тук, ... тук(ы)ран,

Тукылдатып ... утырам.

Агачтагы ... кортларны

Чүпләп бетереп... торам.

Тәрбияче:

– Без нинди кош турында сөйләштек? Тукран ничек тукылдый? Такмак сезгә ошадымы?