Исәнләшү. Балаларда уңай эмоциональ халәт булдыру.

Аудиоязмада поезд тавышы яңгырый («Паровоз». Р. Ахиярова музыкасы).

Тәрбияче (уенчык поезд күрсәтеп). Балалар, мин сезгә бүген яңа уенчык – поезд алып килдем. Тыңлагыз әле, ул ничек кычкырта: ту-ту-ту! Поезд ничек кычкырта? (Балалар белән бергә кабатлау: ту-ту-ту! Ту-ту-ту!)

Тәрбияче машинист кабинасын, поездның вагоннарын, тәгәрмәчләрен күрсәтә.

Тәрбияче:

– Поездны машинист йөртә. Ул кабинада утыра. Болары – вагоннар. Вагоннарда пассажирлар утырып баралар. Бу – поездның тәгәрмәчләре. Беләсезме, поездның тәгәрмәчләре нинди тавыш чыгара?

Поездның тәгәрмәчләре «тук-тук, тук-тук» итә. (Балалар кабатлыйлар: тук-тук, тук-тук.) Машинист «ту-тууу» дип сигнал бирә. (Ту-тууу аваз ияртеме бергә һәм аерым кабатлана. [Т] һәм [у] авазларының дөрес әйтелешенә басым ясала.)

Фонетик күнегүләр:

1. Бүре ничек улый? – У-у-ууу!

2. Җил ничек улый? – У-у-у! У-у-у.

3. Поезд ничек уфылдый? – Уф-уф-уф! Уф-уф-уф!

4. Эт ничек өрә? – Һау-у, һау-у!

Динамик пауза. «Поезд» уены (Р. Гатина, Ф. Батыршина музыкасы һәм сүзләре. «Чәбәк-чәбәк итә ул», 70 нче бит).

Тәрбияче:

Хәзер без поезд булабыз: мин – паровоз, сез – вагоннар. Вагоннар, бер-бер артлы тезелегез! Поезд тавыш бирә: ту-ту-ту! Кит-тек!

Тук-так-так, тук-так-так,

Поезд бара юл таптап.

Уф-уф-уфылдап,

Калды ул туктап.

Тәрбияче:

– Кайтып та җиттек! Карагыз әле: безне монда урман җәнлекләре көтеп тора. Безгә нәрсәләр килгән? Кайсы җәнлекләрне таныдыгыз?

Балалар:

– Бу – куян. Мин куян белән уйнарга ятарам.

– Мин аюны таныдым.

– Мин тиен күрәм.

– Бу – хәйләкәр төлке.

Тәрбияче:

– Балалар, аю, куян, төлке, тиеннең дә поездга утырып йөрисе килә икән. Әйдәгез, аларны сөендерик, поездга утыртып йөртик. Урындыкларны бер-бер артлы тезеп, поезд ясыйк. Кем машинист була? Машинист кая утыра? Кем аюны поездга утырта? Зөлфия, синең нәрсәне поезга утыртасың килә?

Зөлфия:

– Мин поездга куянны утыртам. (Үз янына урындыкка утырта.)

Камил:

– Мин аюны поездга утыртам.

Әлфия:

– Ә мин тиенне утыртам.

Әмир:

– Төлкене дә утыртыйк.

Барысы да вагоннарга утыралар. «Поезд» җыры кабат җырлана.

Тәрбияче:

– Менә ничек күңелле! Җәнлекләр сезгә рәхмәт әйтәләр. Сез бик мәрхәмәтле, ярдәмчел балалар.