Минем әтием. Г. Бакирның «Сания бакчага бара» хикәясеннән өзек уку.
Информация
Бурычлар
[Т] һәм [у] авазларының дөрес әйтелешен ныгыту. Аваз ияртемнәрен әйткәндә ишетү сәләтен, балаларның артикуляцион аппаратын үстерү.
Балаларда кызыксынучанлык, бергә шөгыльләнү теләге тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!
Балалар:
– Исәнмесез! Хәерле иртә!
Тәрбияче (уенчык күрсәтә)
– Бүген безгә кунакка Самат килде. Аның сезнең белән танышасы килә.
Самат:
– Исәнмесез, балалар. (Бер бала янына килә.) Синең исемең ничек?
Бала:
– Минем исемем Зөһрә.
Самат:
– Ә синең әтиеңнең исеме ничек?
Зөһрә:
– Әтиемнең исеме Наил.
Шул рәвешле, Самат берничә баладан сорый.
Самат:
– Ә минем әтиемнең исеме Алмаз. Без әтием белән китап укыйбыз, әнигә булышабыз. Әти мине ярата, мин дә аны яратам.
Тәрбияче:
– Балалар, Самат үзенең әтисе турында ничек матур итеп сөйләде. Әйдәгез, әтиләрегез турында сез дә шулай сөйләп карагыз.
Айнур:
– Минем әти Айдар. Әтинең чүкече бар. Ул чүкеч белән кадак кага. Мине дә өйрәтә.
Рамил:
– Әтиемнең исеме Рәшит. Мин әтием белән уйныйм. Без гараж төзибез. Минем шакмакларым күп.
Тәрбияче:
– Тагын кемнең әтисе турында сөйлисе килә? Алия, әйдә, әтиең турында син сөйлә.
Алия:
– Минем әтием Ринат. Ул мине машинага утырта. Машинага әнием дә утыра. Без әбигә кунакка барабыз.
Тәрбияче:
– Балалар, сезнең дә Алиянең әтисе кебек шофер буласыгыз киләме? Әйдәгез, барыбыз да шофер булыйк.
Динамик пауза. «Шофер булам» уены.
Мин дә, әтием шикелле, |
кулларны өскә күтәрү, |
Шофёр булырга уйлыйм. |
куллар белән башны тоту, |
Шуның өчен һәрвакыт |
кулларны төшерү, |
Машинам белән уйныйм. |
руль бору хәрәкәтләре, |
Тизрәк үсеп шофёр булсам, |
кулларны өскә күтәрү, |
Нишләргә белер идем: |
башны як-якка чайкау, |
Урамдагы бар баланы |
кулларны як-якка җәю, |
Утыртып йөрер идем. |
атлап бару. |
Зәкия Туфайлова |
Тәрбияче Г. Бакирның «Сания бакчага бара» хикәясеннән өзек укый:
…Бүген ял көне. Урамда матур кыш. Әтисе Санияне кечкенә чанага утыртып урамга алып чыкты.
Чана йомшак кар өстеннән выжлап кына бара. Үрдән төшкәндә чана үзе шуа. Әтисе чана артыннан тотып кына бара. Ә менә үргә каршы менүе авыррак икән. Әтисе дә көчкә генә тарта чананы. Шул вакыт Сания әтисенә: «Тукта, әти, хәзер син утыр, мин тартыйм!» – ди.
Тәрбияче:
– Әтисе Санияне нәрсәгә утырткан? (Чанага.) Чананы кем тарта? (Әтисе.) Сания әтисенә нәрсә ди? (Хәзер син утыр, мин тартыйм.) Сания сезгә ошадымы?
Самат:
– Миңа Сания бик ошады. Ул – акыллы кыз. Әтисен бик ярата.
Сезнең дә әтиләрегез турында сөйләгәннәрегезне тыңлавы миңа кызык булды. Миңа өйгә кайтырга вакыт җитте. Рәхмәт сезгә, балалар. Сау булыгыз!
Тәрбияче:
– Безгә бүген кем килде? Саматка кемнәр турында сөйләдегез? Сания нинди кыз?