Исәнләшү. Балаларда уңай күтәренке кәеф булдыру.

Экранда чана рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Бу нәрсә, балалар? (Чана.) Чанада кайчан шуалар? (Кыш көне.) Сез чанада шуарга яратасызмы? Кем белән шуасыз? (Әти, абый белән.) Кайда шуасыз? (Урамда, тауда.) Хәзер мин сезгә бер шигырь сөйлим. Ул чана шуарга яратучы кыз турында. Игътибар белән тыңлагыз.

Тәрбияче Һади Такташның «Ләйлә» шигырен укый («Куанычым-багалмам», 33 бит)

Тәрбияче:

– Шигырь ошадымы? Ничек уйлыйсыз, урамнар ни өчен сөенгән? Чөнки бөтен җирне ак кар каплаган. Урам бик матур! Ак кар яуганга урамнар гына түгел, тагын кем сөенгән? (Ләйлә.) Ул нәрсәдә шуарга ярата? (Чанада.) Әйдәгез, шигырьне тагын бер кат бергәләп сөйлик:

Урамнар бүген ... сөенгән,

Ап-ак кардан ... киенгән.

... Ләйлә чанасын өстерәп

Чыгып китте ... өеннән.

Динамик пауза. «Чана шуабыз» уены

Биек-биек тау битендә

кулларны өскә күтәрү,

Чана шуып уйныйбыз.

иелү, торып басу,

Ярышабыз, узышабыз,

бер урында йөгерү,

Матур җырлар җырлыйбыз.

кул чабу

Мольбертка «Ләйлә суыктан курыкмый» рәсеме эленә. Рәсем буенча әңгәмә үткәрелә.

Тәрбияче:

– Рәсемдә кем ясалган? (Кыз.) Кызның исеме Ләйлә. Ул урамга чыккан. Ничек уйлыйсыз, рәсемдә кайсы вакыт? (Кыш.) Кыш икәнен каян белдегез? (Кар яуган.) Бик дөрес, балалар, бөтен җирдә ак кар ята. (Агачларга күрсәтә.) Агачларга да кар яуган. Кар нинди? (Ак. Салкын.) Салкын булса да, Ләйлә туңмый. Ләйләгә ни өчен салкын түгел икән? Чөнки Ләйлә җылы итеп киенгән. Ул өстенә нәрсәләр кигән?

Тәрбияче балалар белән бергә рәсем буенча хикәя төзи.

Тәрбияче:

– Кышкы салкын көндә Ләйлә ... (урамга чыкты.) Үзе белән ... (чана, көрәк, чиләк) алды. Ләйлә җылы итеп киенгән. Башына ... (башлык), өстенә ... (пәлтә), аягына ... (итекләр), кулына ... (бияләй) кигән. Муенына ... (шарф) бәйләгән. Урамда салкын булса да, Ләйлә салкыннан ... (курыкмый.)

Тәрбияче балаларга рәсем буенча сөйләргә тәкъдим итә. Сөйләшү барышында балаларга булыша.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар. Ләйлә турында менә ничек матур итеп сөйләдегез. Сез бик тырыштыгыз. Әйдәгез, үзебезне мактап, кул чабабыз!