Әниемне яратам.
Информация
Бурычлар
Үз тәҗрибәләре аша предметлар, вакыйгалар турында күзаллауларын үстерү.
Кышкы табигатькә соклану хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар урындыкларда утырып торалар. Ишек шакыган тавыш ишетелә. Бүлмәгә, елый-елый, Аю баласы килеп керә.
Тәрбияче:
– Балалар, Аюкай нигә елый икән, сорыйк әле.
Балалар:
– Нигә елыйсың, Аюкай, нәрсә булды?
Аю баласы:
– Әнием, мине калдырып, эшкә китте.
Тәрбияче:
– Ә син әниеңне яратасыңмы?
Аю баласы:
– Яратам, шуңа күрә беркая да җибәрәсем килми.
Тәрбияче:
– Алай ярамый бит, Аюкай. Син елап калгач, әниең борчыла. Ул сине көне буе елап йөри дип уйлый. Аңа эшләргә кыен була.
Балалар:
– Син елама, Аюкай.
– Әниең хәзер килеп җитәр.
– Әни киткәндә: «Сау бул, әнием, мин еламам»,– дип әйтергә кирәк. (Аю баласы сүзләрне кабатлый.)
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, Аюкайны кич белән әнисен каршы алырга өйрәтик. Әйтегез әле, кич белән әниегез бакчага килгәч, сез аны ничек каршы аласыз?
Балалар:
– Әнием, исәнме?
– Мин сине бик сагындым.
– Мин еламадым, әнием.
– Мин әниемне кочаклыйм.
Тәрбияче:
– Балалар, әниегез дә сезне бик сагынып кайта. Сез барыгыз да әниләрегезне: «Әнием, мин сине бик сагындым, бик-бик сагындым»,– дип каршы алыгыз. (Балалар сүзләрне кабатлыйлар.) Әниегез, мондый ягымлы сүзләрне ишеткәч, бик куаныр, сезне кочаклап үбәр.
Динамик пауза. «Әнигә булышабыз» уены
Әнигә булышабыз, |
кулларны алга сузу, |
Без яулыклар юабыз. |
кер юу хәрәкәтләре, |
Менә шулай, менә шулай – |
уч төпләрен күрсәтү, |
Яхшы итеп юабыз. |
кер юу хәрәкәтләре, |
Әнигә булышабыз, |
кулларны алга сузу, |
Яулыкларны чайкыйбыз. |
кер чайкау хәрәкәтләре, |
Менә шулай, менә шулай – |
уч төпләрен күрсәтү, |
Чиста итеп чайкыйбыз. |
кер чайкау хәрәкәтләре |
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, әниләрегез турында сөйләшик әле. Балалар (үз әниләре турында сөйлиләр).
– Минем әнием матур.
– Минем әнием матур киенә.
– Мин әнием белән уйныйм.
– Әнием мине юындыра.
– Тәмле әйберләр пешерә һ. б.
Тәрбияче:
– Без әниләрне нинди сүзләр белән сөендерә алабыз? Кич йоклар алдыннан нәрсә дип әйтергә мөмкин?
Балалар:
– Тыныч йокы, әнием!
Тәрбияче:
– Ә иртән нәрсә дип әйтәсез?
Балалар:
– Хәерле иртә, әнием!
Тәрбияче:
– Балалар, әниләр – иң кадерле кешеләр. Елап, көйсезләнеп, аларны борчымагыз. Аларны көн саен сөендерергә тырышыгыз.
Әйдәгез әле, әниләребезгә бүләк әзерлик, аларны матур эшебез белән шатландырыйк.
Балалар тозлы камырдан коймак ясыйлар.
Магнитофон язмасында «Рәхмәт, әнием» җыры (А. Минһаҗев сүзләре, Ә. Һадиева музыкасы. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик әсбап өчен аудиокушымта, 103 нче трек) яңгырый.