Исәнләшү. Балаларда уңай эмоциональ халәт булдыру.

Хәерле иртә кояшка,

Хәерле иртә дусларга,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә миңа!

Тәрбияче:

– Балалар, минем телем бик шаян, ул авыздан чыгып уйнарга ярата. Аның бар нәрсәне күрәсе килә (телен чыгарып күрсәтә). Әйдәгез, сез дә телегезне уйнатыгыз әле!

Тел гимнастикасы:

«Тел урамга чыга» – телне авыздан чыгару, кире кертү.

«Койма» – телне тешләр артына яшерү, авызны йому.

«Тел бии» – телне ирен өстендә уңга-сулга йөртү.

«Сәгать» дидактик күнегүе.

Балаларга уенчык сәгатьләр күрсәтелә. Тәрбияче артыннан аваз ияртемнәрен кабатлыйлар. Тәрбияче [к], [къ] авазларының дөрес әйтелешенә басым ясый.

Тәрбияче:

– Кечкенә сәгать: «Келт-келт, келт-келт!» – дип йөри. Кечкенә сәгать ничек йөри? («Келт-келт».) Зур сәгать: «Кылт-кылт, кылт-кылт!» – дип йөри. Зур сәгать ничек йөри? («Кылт-кылт, кылт-кылт».)

«Тел дулый» күнегүе.

Тәрбияче:

– Телнең тешләр артыннан бик тә чыгасы килә. Ул: «Д-д-д!» – дип кычкыра. (Балалар кабатлыйлар.) Һаман да чыга алмагач, җырлый башлый: «Да-да-да, ду-ду-ду!» (Балалар кабатлыйлар.)

Динамик пауза. «Паровоз» уены

Балалар бер-бер артлы тезелеп басалар. Тәрбияче – паровоз, балалар вагоннар була.

Алга таба барабыз.

Бер-бер арты акрын гына баралар,

Ду-ду-ду, ду-ду-ду!

Әйдә, җырлап чабабыз:

кызурак баралар,

Да-да-да, да-да-да!

Тукталышта туктыйбыз:

тизлекне акрынайталар

Ду-да-ду, ду-да-дуууу!

Тәрбияче туп ала. Тупны идәнгә бәрә.

Тәрбияче:

– Тыңлагыз әле: туп «туп-туп» итә. Туп нинди тавыш чыгара? («Туп-туп».) Ә хәзер минем арттан кабатлагыз: та-та-та, ту-ту-ту; та-рак, та-вык, туп, ту-зан.

Тәрбияче Ә. Бикчәнтәеваның «Туп-туп, тубыбыз» шигырен укый.

Балалар тәрбияче янына җыелалар. Тәрбияче, һәр сүз саен туп сикертә-сикертә, шигырь сөйли. Балалар туп кебек сикерәләр, тәрбияче артыннан аерым сүзләрне кабатлыйлар.

Туп-туп тубыбыз,

Син – безнең матурыбыз,

Тишмәбез дә югалтмабыз,

Оста тота кулыбыз.

Туп сикерә, син дә сикер,

Тыпыр-тыпыр тыпырда,

Дуслар белән уйна бергә,

Читтә генә утырма.