Р. Ураксинаның «Бу – мин» шигырен уку.
Информация
Бурычлар
Балаларның фонематик ишетү сәләтен, игътибарын үстерү.
Бер-берсенә карата ягымлы мөнәсәбәт, шәфкатльлелек сыйфатлары тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Исәнләшү. Балаларда күтәренке кәеф булдыру.
Тәрбияче өстәлендә матур бизәлешле тартма тора.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, нинди матур тартма! Тартма эчендә нәрсәдер бар, әйдәгез, карыйк. (Тәрбияче тартма эченнән курчак ала.) Менә нинди матур курчак килгән безгә! Курчакның исеме Сафия. Әйдәгез, аның белән исәнләшик.
Шулвакыт ишек шакыган тавыш ишетелә. Белмәмеш керә.
Белмәмеш:
– Исәнмесез, балалар. Минем дә яңа курчак белән танышасым килә.
Тәрбияче:
– Әйдә, рәхим ит, Белмәмеш, утыр. Бу курчакның исеме Сафия. Хәзер без балалар белән бергәләп курчак турында сөйләрбез. (Курчакның башына күрсәтә). Балалар, бу нәрсә? (Баш.) Әйе, бу курчакның башы. Курчакның башында нәрсәләр бар? (Чәче, күзләре, борыны, авызы.) Ә бу нәрсә? (Колак.) Бу да колак. Икесен бергә колаклар дип әйтәбез. Әйдәгез, кабатлыйк. (Колаклар.)
Тәрбияче курчакның кулларын, аякларын күрсәтә. Балалар белән бергәләп кул – куллар, аяк – аяклар сүзләре кабатлана.
Тәрбияче:
– Белмәмеш, ә хәзер курчак турында син сөйләп күрсәт инде.
Белмәмеш курчакның тән әгъзаларын күрсәтеп сөйли. Ялгыша. Балалар аны төзәтәләр: «Юк, бу – колак түгел, бу – авыз» һ.б. Бу нәрсә? нәрсәләр? сораулары ярдәмендә балаларның сөйләме активлаштырыла. Бу нәрсә? Бу – кул. Болар нәрсәләр? Болар – куллар һ.б.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз, мин үземнең башымны күрсәтәм һәм: «Бу – минем башым», – дип әйтәм. Ә хәзер сез башыгызны күрсәтеп: «Бу – минем башым», – дип әйтегез.
Балалар, шул рәвешле, чәчләрен, колакларын, кулларын һ.б. күрсәтәләр һәм сөйлиләр: бу – минем чәчем. Бу – минем колакларым. Бу – минем күзләрем. Бу – минем борыным. Бу – минем авызым. Бу – минем гәүдәм.
Бу – минем кулларым. Бу – минем аякларым. Бу – мин! Мин үземне яратам.
Динамик пауза. «Чәбәк-чәбәк» уены.
Чәп-чәп, чәбәкәй, |
Кулларын чәбәклиләр, |
Кулларыбыз бәләкәй, |
кулларын алга сузалар, |
Ә хәзер тизрәк-тизрәк |
кулларны җиңелчә генә |
Чәбәклик күңеллерәк. |
тезләргә сугалар |
Тәрбияче Рәсимә Ураксинаның «Бу – мин!» шигырен укый.
Менә борыным,
Бу – минем кашым.
Күзем, колагым,
Ә менә башым.
Авызым ачсам,
Телем күренә.
Тезелгән тешем
Биш бөртек кенә.
Кулым күтәрәм,
Аяк тыпырдый.
Үзеннән-үзе
Биергә сорый.
Белмәмеш:
– Балалар, мин сезгә килеп күп нәрсәләр белдем. Рәхмәт сезгә. Миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз.
Балалар Белмәмеш белән саубуллашалар. Шөгылъ ахырында магнитофон язмасында «Бу – мин» җыры яңгырый. Балалар җырга кушылып җырлыйлар.