Мольбертка «Без юынабыз» рәсеме эленә (яки экранда балаларның юынып торган вакыты сурәтләнгән рәсем күрсәтелә.) Балалар шул рәсемне карыйлар.

Тәрбияче:

– Сез монда кемнәрне күрәсез?

Балалар:

– Малайларны күрәбез.

– Кызлар да бар.

Тәрбияче:

– Балалар нишлиләр?

Балалар:

– Балалар юыналар.

Тәрбияче:

– Бик дөрес. Бу кыз – Алия – кулларын юа. Рәшит сөлге белән сөртенә. Ә бу малай юынганмы соң?

Балалар:

– Юк. Аның бите дә, киемнәре дә пычрак.

Тәрбияче:

– Әйе, балалар, бу малай юынырга яратмый икән. Ул судан курка. Шуңа күрә аның бар җире пычрак, ямьсез. Аңа юынырга өйрәнү өчен нәрсәләр кирәк булачак?

Балалар:

– Су кирәк.

– Сабын да кирәк.

– Сөлге.

Тәрбияче:

– Ә без судан курыкмыйбыз, шулай бит, балалар? Чиста итеп юына да беләбез. Кулларыбыз пычранса, һәрвакыт юабыз.

Тәрбияче дөрес итеп юыну кагыйдәләрен искә төшерә:

* Кулларны юешлибез.

* Кулга яхшылап сабын ышкыйбыз.

* Аннары су белән сабын күбеген юып төшерәбез.

* Сөлге белән коры итеп сөртенәбез.

«Серле янчык» дидактик уены уйнала. Балалар, бер-бер артлы килеп, янчыктан предметларны алалар, алар турында сөйлиләр.

Балалар:

– Бу – сабын. Сабын кул юарга кирәк.

– Бу – тарак. Тарак белән чәч тарыйлар.

– Бу – теш щёткасы. Ул теш чистартырга кирәк.

– Бу – сөлге. Сөлге белән битне, кулларны сөртәләр.

Тәрбияче:

– Сабын, теш пастасы, теш щёткасы, сөлге, тарак – чисталык, пөхтәлек әйберләре. Без аларны чиста булу өчен һәрвакыт кулланырга тиеш. Шапшакларны беркем дә яратмый. Хәтта хайваннар, җәнлекләр дә юына.

Динамик пауза. «Соры куян юына» уены.

Балалар «куяннар» була – түгәрәккә басалар. Тәрбияче – «әни куян» -түгәрәк уртасына баса. Түбәндәге сүзләрне әйтә:

Соры куян юына,

Ул кунакка җыена.

Юды борынын, юды авызын,

Юды колагын, сөртте корытып!

Куяннар, шигырьдәге сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар: борыннарын, авыз-колакларын юалар, сөртенәләр. Аннан соң ике аякта сикерә-сикерә йөреп китәләр – кунакка баралар.

Бари Рәхмәтнең «Су» шигыре укыла («Куанычым-багалмам», 18 бит).

Тәрбияче су, салкын сүзләрендәге [с] авазының әйтелешенә басым ясый: с-с-с, с-с-с. Балалар, с-с-с, с-с-с дип, акрын, уртача, кызу темпта кабатлыйлар.

Тәрбияче:

– Балалар, су тавышын тыңлыйсыгыз киләме? (Әйе.) Су, акканда, мондый җыр җырлый:

Са-са-са; сә-сә-сә.

Су-су-су; сү-сү-сү.

Тәрбияче балалардан сабын, сары, суган, Сара, песи һ.б. [с] авазы кергән сүзләрне кабатлаттыра, [с] авазының дөрес әйтелешен күзәтә.

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Бүлмәгә балаларга таныш куян баласы Наян керә.

Наян:

– Тәрбияче апа, мин, йоклап торгач, бит-кулларымны юам. Ә йоклар алдыннан хәтта аякларымны да юам.

Тәрбияче:

– Балалар, Наян нинди чиста, тәртипле икән. Сез дә йоклап торгач һәм йоклар алдыннан бит-кулларыгызны, аякларыгызны юарга онытмагыз.