Тәрбияче балаларны тәрәзә янына чакыра.

Тәрбияче:

– Хәзер урамда яз. Карагыз әле, көн нинди матур бүген! Күктә матур итеп кояш елмая! Ул бөтен җирне җылыта. Кулларыгызны кояшка сузыгыз әле, җылысын сизәсезме? Әнә шулай итеп, кояш нурлары безне иркәли. Әйдәгез, кояш нурларын кочагыбызга алыйк. (Кулларын күкрәкләренә кысалар.) Күрәсезме, ничек җылы булып китте.

Экранда яз күренеше сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә. Тәрбияче рәсемнәр буенча балалар белән әңгәмә кора.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, рәсемнәргә карыйк әле. Яз килгәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була икән? Яз көне кояш ныграк җылыта. Көн җылырак булган саен, кар күбрәк эри. Кар нишли? (Кар эри.) Кар эрегәч, күлләвекләр барлыкка килә, сулар җыела. Нәрсәләр җыела? (Сулар җыела.)

Аудиоязмада аккан су тавышы яңгырый.

Тәрбияче:

– Түбәдәге боз сөңгеләрен дә кояшның җылы нурлары эретә. Боз сөңгеләре эри дә, су тамчылары тып-тып-тып итеп җиргә тама. (Аудиоязмада язгы тамчы тавышы ишетелә.) Су тамчылары ничек итеп тама? (Тып-тып-тып.)

Шәүкәт Галиевнең «Яз» шигырен уку.

Туктап сана,

Тамчы тама:

Тып, тып, тып.

Төшә-төшә,

Бозны тишә:

Тып, тып, тып.

Яз бу, ишет,

Кага ишек:

Тып, тып, тып.

Тәрбияче:

– Шигырьдә нәрсә турында сөйләнә? (Тамчы.) Тамчы ничек тама? (Тып, тып, тып.) Тамчы нәрсәне тишә? (Бозны.) Димәк, тышта нинди вакыт? (Яз.)

Динамик пауза. «Там, там, тамчы, там!» уены

Там, там, тамчы, там!

Бер бармак белән уч төпләренә

Тамганыңны яратам.

сугалар, кул чәбәклиләр,

Тамган тамчыларга карап,

башларын як-якка

Мин җырларга яратам.

чайкыйлар

Экранда бөреләр уянган агач рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Яз көне агачларда да үзгәрешләр була, балалар. Кыш көне агачларда бер яфрак та юк иде. Ә хәзер агачларда бөреләр уяна. Нәрсәләр уяна? (Бөреләр.) Тиздән бөреләрдән яфраклар барлыкка килер.

Экранда – кошлар кайту күренеше.

Тәрбияче:

– Яз җиткәч, җылы яктан кошлар кайта. (Аудиоязмада кошлар тавышы яңгырый.) Кошлар күңелле итеп сайрыйлар, оя ясыйлар. Кошлар нәрсә ясыйлар? (Оя.)

«Сүз уйлап тап» дидактик уены уйнала. Уенның максаты: исемнәргә фигыльләр табып әйтү.

Тәрбияче:

– Кояш ... җылыта.

Кар ... эри.

Тамчы ... тама.

Сулар ... ага.

Бөреләр ... уяна.

Кошлар ... кайта.

«Бер – күп» сүзле уены уйнала. Тәрбияче бер һәм күп предметлар ясалган рәсемнәр күрсәтә. Балалар сүзләрне күплек санда әйтергә тиешләр.

Тәрбияче:

– Бу нәрсә? (Агач.) Агачлар күп булса, ничек әйтәбез? (Агачлар.)

Кош – ... кошлар.

Тамчы – ... тамчылар.

Бөре – ... бөреләр.

Болыт – ... болытлар.

Шөгыль ахырында, мамыклы таякчыкларны зәңгәрсу буяуга манып, агач ботакларында (агач ботаклары ясалган кәгазь битләрендә) бөреләр ясарга мөмкин.