Исәнләшү. Балаларда уңай күтәренке кәеф булдыру.

Тәрбияче бүлмәнең бер почмагында боегып утыручы уенчык куян баласына игътибар итә.

Тәрбияче:

– Күрегез, балалар, безгә куян баласы килгән! Ул үзенең әнисен югалткан. Сездән әнисен табарга ярдәм итүегезне сорый. Булышабызмы? Куян баласы кайда яши? (Урманда.) Әйдәгез, урманга барыйк, куян баласының әнисен эзлик. Урман бик ерак, анда нәрсәгә утырып барырбыз икән?

Балалар төрле транспорт төрләрен әйтәләр.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, автобуска утырып барыйк!

Балалар «автобус»ка – ике рәт итеп тезелгән урындыкларга утыралар. Аудиоязмада күңелле көй яңгырый.

Тәрбияче:

– Менә, килеп тә җиттек! Без кая килдек, балалар? (Урманга.)

Экранда язгы урман күренеше күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Ишетәсезме, кошлар сайрый. (Аудиоязмада кошлар сайравы, күке тавышы яңгырый.)

Әнәс Кариның «Кәккүк» шигыре укыла.

Яз килә. Кояш

Елмаеп тора.

Урман яңгыратып,

Кәккүк кычкыра:

Күк-кү, күк-кү,

Күк-кү, күк-кү.

Тәрбияче:

– Нинди вакыт килә? (Яз.). Кояш нишли? (Елмаеп тора.) Урманны яңгыратып нәрсә кычкыра? (Кәккүк.) Кәккүк ничек кычкыра? (Күк-кү, күк-кү.)

[К] [ү] авазларының дөрес әйтелешен ныгыту:

Иҗекләрдә ныгыту: кә-кә, ки-ки, кү-кү, кө-кө.

Сүзләрдә әйтү: кә-бестә, ки-шер, кү-ке, кө-рәк.

Тәрбияче:

– Балалар, урмандагы җәнлекләрне, кошларны куркытмас өчен тавышланмыйча, әкрен генә барырга кирәк. Менә, аланга килеп чыктык! Күрегез, нәрсә көтеп тора безне? (Аю.) Аю йокысыннан уянган инде. Аның безнең белән уйныйсы килә.

Динамик пауза. «Минем аюым» уены.

Менә минем аюым,

Кулларын алга сузалар,

Аюым, аюым.

Менә минем матурым,

кулларын өскә күтәрәләр,

Матурым, матурым.

Аю белән биим мин:

әйләнәләр,

Лә-лә-лә, лә-лә-лә.

Аякларым тыпырдый:

тыпырдыйлар,

Лә-лә-лә, лә-лә-лә.

кул чабалар

(Р. Гатина, Ф. Батыршина сүзләре)

Тәрбияче:

– Аюкай, без куян баласының әнисен эзлибез. Син аны күрмәдеңме?

Аю:

– Юк, күрмәдем. Мин кышкы йокымнан әле күптән түгел генә уяндым шул.

Тәрбияче:

– Ярый, Аюкай, сау бул! Без алга таба киттек. Балалар, күрегез, чыршы төбендә нәрсә утыра? (Керпе.) Керпекәй, без куян баласының әнисен эзлибез. Син аны күрмәдеңме?

Керпе:

– Кызганыч. Күрмәдем шул, балалар. Йокымнан яңа гына уяндым.

Тәрбияче:

– Керпе дә күрмәгән. Куян баласы борчыла, ул әнисен сагына. Тизрәк барыйк, балалар. Өскә карагыз әле, анда нәрсә күрәсез? (Кояш.). Кояш кайда? (Өстә.) Кояш безгә ярдәм итмәсме икән? Нигәдер кояш та күңелсез... Аның нурлары юкка чыккан, ул шуңа боек икән. Әйдәгез, кояшка ярдәм итик.

«Күңелле кыстыргычлар» дидактик уены уйнала. Тәрбияче кояш макетына нурлар куярга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Кояш нинди? (Түгәрәк.) Кояш нинди төстә? (Сары.) Кояшның нурлары нинди төстә дип уйлыйсыз? (Сары.)

Балалар сары түгәрәккә сары кыстыргычлар беркетәләр.

Тәрбияче:

– Менә, кояшның кәефе күтәрелде, ул елмая! Кояшкай, без куян баласының әнисен эзлибез. Син аны күрмәдеңме?

Кояш юл күрсәтә, Балалар куян баласының әнисен табалар.

Куян балаларга рәхмәт әйтә, үзе белән бергә биергә чакыра. Балалар күңелле музыкага бииләр.

Тәрбияче:

– Язгы урманда бик рәхәт! Әмма безгә бакчабызга кайтырга вакыт. Әйдәгез, автобуска утырыйк, юлга кузгалыйк.

Аудиоязмада күңелле көй яңгырый.

Тәрбияче:

– Без бүген кая бардык? Нәрсәгә ярдәм иттек? Урманда нәрсәләрне очраттык?