Тәрбияче бүлмәгә Ләйлә исемле курчак алып керә. Ләйлә балалар белән исәнләшә.

Тәрбияче:

– Балалар, Ләйлә безгә бер матур уенчык алып килгән. Без ул уенчык белән бик яратып уйныйбыз. Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, шуңа җавап тапсагыз, Ләйләнең нинди уенчык алып килгәнен белерсез.

Бар бер матур уенчык:

Җиргә бәрсәң, сикерә.

Әгәр тотып өлгермәсәң,

Әллә кая йөгерә. (Туп)

Тәрбияче:

– Бик дөрес, балалар. Ләйлә, ә туп кайда соң?

Ләйлә:

– Туп шкаф артында.

Тәрбияче:

– Рамил, тупны алып кил, зинһар. (Бер бала тупны шкаф артыннан ала.) Рамил, туп кайда? (Туп шкаф артында.) Син нәрсә алдың? (Мин туп алдым.) Балалар, Рамил нәрсә алды? (Рамил туп алды.) Туп нинди? (Туп зур, түгәрәк.) Туп нәрсәгә охшаган? (Шарга.) Әйдәгез, кулларыгыз белән шар ясап күрсәтегез әле.

Балалар, кул бармакларын бер-берсенә якын китереп, шар ясыйлар.

Тәрбияче:

– Менә нинди ул шар! Балалар, туп нинди төстә? (Кызыл.) Тагын нинди төстәге туплар була? (Зәңгәр, яшел, сары.) Ә хәзер, әйдәгез, туп турында бергәләп матур итеп сөйлик.

Балалар:

– Бу – туп.

– Туп зур, түгәрәк.

– Туп кызыл.

– Туп тәгәри һ.б.

Тәрбияче тупны сикертә. Бу вакытта аудиоязмада «Туп» исемле җыр яңгырый.

Туп! Туп! Матур туп,

Сикер, сикер, матур туп!

Бер! Ике! Бер! Ике!

Сикер, сикер, матур туп!

Тәрбияче:

– Балалар, туп нишли? (Сикерә.) Бергәләп кабатлыйк әле: туп сикерә. Туп тагын нишли? (Туп тәгәри.)

Динамик пауза. «Матур тубым» («Куанычым-багалмам», 18 бит)

Тәрбияче курчакны урындыкка утырта, янына тупны куя.

Тәрбияче:

– Уенчыклар урындыкта утырып торсын, аннан соң без алар белән уйнарбыз. Ә минем сезгә Әминә исемле кыз турында сөйлисем килә. Ул да, сезнең кебек, туп белән уйнарга бик яраткан. Әйдәгез, Әминә турында рәсем карыйк.

Тәрбияче мольбертка рәсем элә, балаларга карарга мөмкинлек бирә. Рәсем буенча әңгәмә оештыра.

– Балалар, рәсемдә кемнәр бар? (Малай, кыз.) Тагын нәрсә күрәсез? (Туп.)

Тәрбияче балалардан малайны, аннары кызны, тупны күрсәтүләрен сорый.

Тәрбияче:

– Рәсемдәге кызның исеме – Әминә. Әйдәгез, малайга да исем уйлап әйтик әле.

Балалар:

– Нияз булсын.

– Мин Алмазны яратам.

– Миңа да Алмаз ошый һ.б.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, малайның исеме Алмаз булсын. Бик матур исем бит. Сезнең күбегезгә ошый да. Балалар, ничек уйлыйсыз, Әминә нигә елый икән? Уйнап йөргәндә, Әминәнең тубы тәгәрәп киткән һәм җыелып торган суга төшкән. Әминә елый башлаган. Ул тубы суда батар дип курыккан. Инде хәзер сез әйтегез, Әминә нигә елый?

Балалар:

– Тубы суга төшкән.

Туп батар дип курыккан.

Тәрбияче:

– Әминә янында кем басып тора? (Алмаз басып тора.) Кем ничек уйлый: Алмаз нишли?

Балалар:

– Тупны судан чыгара.

– Тупны таяк белән тарта.

Тәрбияче:

– Бик дөрес. Алмаз Әминәгә ярдәмгә килгән. Ул тупны судан таяк белән тартып чыгарырга тырыша. Менә нинди игътибарлы малай! Алмаз ярдәмчел, әйбәт бала. Алмаз Әминәне юата: «Чү, Әминә, елама, туп батмый ул елгада», – ди. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк, Әминәне юатыйк. (Балалар кабатлый: чү, Әминә, елама, туп батмый ул елгада.)

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, Ләйлә алып килгән тупны суга салып карыйк әле. Туп, дөрестән дә, суда батмый микән?

Тәрбияче тупны ләгәндәге суга сала.

Тәрбияче:

– Балалар, туп суда батамы? (Батмый. Туп суда батмый.)

Тәрбияче Ә. Бикчәнтәеваның «Туп» шигырен сөйли. Балалар тәрбияче артыннан шигырьдәге сүзләрне, фразаларны кабатлыйлар.

Туп

Әминә елый үкереп,

Тубым суга төште, дип.

– Чү, Әминә, елама,

Туп батмый ул елгада.

Тәрбияче:

– Рәсемдәге Алмаз сезгә ошадымы? Алмаз – игътибарлы, ярдәмчел малай, дидек. Сез дә бер-берегезгә карата игътибарлы булыгыз. Дус, тату яшәгез.