Экранда чәчәкле болын рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Балалар, күрегез, нинди матур чәчәкле болын! Бу болында аллы-гөлле чәчәкләр үсә! Әйтегез әле, сез нинди төсле чәчәкләрне таныдыгыз? Нинди төстәге чәчәкләр бар монда? (Кызыл, сары, зәңгәр, ак.)

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Бүлмәгә чәчәкле кием кигән Гөлгүзәл керә.

Гөлгүзәл:

– Исәнмесез, балалар! Минем исемем – Гөлгүзәл. Мин шушы чәчәкле, матур болында яшим. Яңгыр яуганны бик яратам, яңгыр белән үсәм.

Тәрбияче:

– Ә без яңгыр турында эндәш беләбез. Сөйләп күрсәтикме?

Гөлгүзәл:

– Бик рәхәтләнеп тыңлыйм.

Тәрбияче яңгыр турында эндәш сөйли.

Яңгыр, яу, яу, яу!

Тәти кашык бирермен,

Тәмле ботка бирермен.

Тәти кашык базарда,

Майлы ботка казанда.

Тәрбияче эндәшне кабат сөйли. Балалар тәрбияче белән бергә аерым фразаларны кабатлыйлар.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, уйнап алабыз!

«Яңгыр, яу!» уены уйнала. Тәрбияченең кулында -– зур матур кулчатыр.

Яңгыр, яу, яу, яу!

Бакчаларда алмагач

Үсми яңгыр яумагач.

Яңгыр, яу, яу, яу!

Тәрбияче сөйләгән шигырь юлларын балалар да кабатлыйлар, сикерәләр, уйныйлар.

Тәрбияче:

– Яңгыр ява!

Балалар тәрбияче янына йөгереп киләләр, кулчатыр астына керәләр, яңгырдан яшеренәләр.

Гөлгүзәл:

– Яңгыр бигрәк озак яуды. Чәчәкләр, гөлләр үссен өчен, яңгыр гына түгел, кояш та кирәк. Нигәдер кояш чыкмый. Әйдәгез, кояшны чакырыйк, балалар.

«Кояш, чык!» эндәше укыла.

Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз,

Җылыткач!

Тәрбияче:

– Безнең чакыруны кояш ишетмәде, ахрысы. Әйдәгез, кояшны тагын бер кат чакырыйк.

Эндәш кабат укыла. Балалар тәрбиячегә кушылып сөйлиләр.

Кояш керә.

Кояш:

– Исәнмесез, балалар! Чакыруларыгызны ишеттем дә сезгә кунакка килдем.

Тәрбияче:

– Рәхим ит, Кояш. Сине көтәбез.

Гөлгүзәл:

– Без сине бик сагындык.

Тәрбияче:

– Без кояш турында матур җыр өйрәндек. Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк.

«Кояшкай» җырын (Р.Гатина сүзләре, Ф.Батыршина музыкасы. «Күрсәт әле, үскәнем», 74 бит) җырлыйлар.

Кояш чыга, кояш көлә,

Кулларын салмак кына

Ул югары күтәрелә.

өскә күтәрәләр,

Кояш көлә, без биибез,

тыпырдыйлар,

Бик күңелле яшибез.

кул чабалар

Кояш:

– Балалар, сез бик акыллы, шаян икәнсез. Уйныйсыз, көләсез. Сезнең янда бик күңелле!

Гөлгүзәл:

– Кояш чыккач, бар дөнья җылынып, ямьләнеп китте! Чәчәкләр дә кояшка үрелде. Балаларга да җылы кирәк, кояш астында рәхәт!

Шөгыль ахырында фломастерлар белән кояш яки яңгыр рәсеме ясарга мөмкин.