«Гөлләр үстерәбез». Яран гөле белән таныштыру.
Информация
Бурычлар
Халык авыз иҗаты аша балаларның зиһенгә алу, күзаллау сәләтен, хәтерләрен үстерү.
Халык авыз иҗаты белән кызыксыну, табигать күренешләренә соклана белү хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Исәнләшү. Балаларда күтәренке кәеф булдыру.
Тәрбияче:
– Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!
Балалар:
– Исәнмесез! Хәерле иртә, апа!
Тәрбияче:
– Балалар, бүген безгә якын дустыбыз Шаян килгән. Үзе белән бик матур гөл дә алып килгән.
Шаян:
– Исәнмесез, балалар. Миңа дустым Наян гөл бүләк иткән иде. Мин аның исемен дә, ничек кайгыртырга кирәклеген дә белмим. Сездә гөлләр күп бит. Гөлне ничек тәрбияләргә икәнлеген миңа да өйрәтмәссезме икән?
Тәрбияче:
– Шаян, синең гөлеңнең исеме – яран. Андый матур гөл безнең бүлмәдә дә үсә.
Тәрбияче балаларның игътибарын тәрәзә төбендәге гөлләргә юнәлтә.
Тәрбияче:
– Балалар, яран гөле кайда? Кем күрсәтә? (Бер бала тәрәзә төбендә үсеп утырган яран гөлен күрсәтә. Тәрбияче гөлне өстәлгә куя.) Аның чәчәге нинди? (Кызыл.)
Балалар Шаянның гөле белән өстәлдәге гөлне чагыштыралар.
Тәрбияче:
– Бу гөлләр бер-берсенә охшаганмы? Нәрсәләре охшаш?
Балалар:
– Яфраклары.
Тәрбияче:
– Ә ничек аерылалар?
Бала:
– Бу гөлнең чәчәге кызыл (өстәлдәге гөлгә күрсәтә).
Тәрбияче:
– Ә Шаянның гөле ал чәчәкле. Чәчәге ал төстә. (Балалар ал сүзен кабатлыйлар.) Нинди матур гөл! Аның яфраклары күпме? (Күп.) Яфрак күп булгач, ничек әйтәбез? (Яфраклар). Бик дөрес. Гөлнең яфраклары һәм чәчәкләре сабакта үсә (Тәрбияче гөл сабагын күрсәтә. Балалар сабак сүзен кабатлыйлар.)
Тәрбияче (кызыл чәчәкле яранның яфрагын, сабагын күрсәтеп). Бу нәрсә? (Гөлнең сабагы.) Ә бу нәрсә? (Гөлнең яфрагы.) Яфрак нинди төстә? (Яшел.)
Балалар аерым һәм күмәкләп сабак, яфрак, гөл, кызыл, ал сүзләрен кабатлыйлар.
Динамик пауза. «Яшел бакча» уены
Безнең яшел бакчага |
Балалар торып басалар, |
Әйдә, бергәләп барыйк. |
бер урында атлап торалар, |
Гөлләр ничек үсә икән, |
иеләләр, |
Әйдәгез, бергә карыйк. |
|
Безнең матур гөлләребез |
күтәреләләр, |
Менә шулай үскәннәр. |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Кызыл, сары гөлләребез |
кул чабалар. |
Бигрәк матур үскәннәр. |
Тәрбияче:
– Гөлне ничек кайгыртырга кирәклеген без сиңа хәзер сөйләрбез, Шаян. Үсемлекләр су ярата. Су эчмәсәләр үсмиләр, корыйлар, үләләр. Шуңа күрә аларга вакытында су сибәргә кирәк. Нишләргә кирәк? (Су сибәргә.) Суны сусипкечтән сибәбез. Нәрсәдән сибәбез? (Сусипкечтән сибәбез.) (Сусипкеч сүзе берничә тапкыр кабатлатыла) Балалар, карагыз әле, мин гөлгә су сибәм. Әйдәгез, кабатлыйк: гөлгә су сибәм.
Тәрбияче Шаянны, балаларны гөлләргә су сибәргә өйрәтә. Суны гөл төбенә аз-азлап, сеңдереп сибәргә кирәклеген аңлата.
Тәрбияче:
– Гөл матур булып үссен өчен, аның төбен дә йомшартырга кирәк. Гөл төбе менә мондый таякчык белән йомшартыла.
Тәрбияче гөлнең төбен йомшартып күрсәтә. Әлеге йомышны тәрбияче Шаянга, берничә балага куша.
Тәрбияче:
– Шаян, ә синең гөлеңнең яфракларына тузан кунган. Балалар, әйдәгез, гөлнең яфракларын сөртик.
Тәрбияче берничә балага юеш чүпрәкләр бирә. Балалар ике гөлнең дә яфракларын сөртәләр. Тәрбияче аларның эшләгәннәрен күзәтә, киңәшләр бирә.
Шаян:
– Карагыз әле, балалар, гөлләрнең яфраклары ничек ялтырап, матурланып китте!
Тәрбияче:
– Гөлләрнең төпләрен йомшарттык, яфракларындагы тузанны сөрттек, аларга су сиптек, гөлләр бик сөенделәр. Матур булып үссен өчен, аларга тагын кояш яктысы кирәк. Шуңа күрә гөлләрне тәрәзә төбендә үстерәләр. Шаян, өеңә кайткач, син дә гөлеңне тәрәзә төбенә куй, яме. Балалар, гөлләр безгә рәхмәт әйтә.
Аудиоязмада «Гөлләр үсә» (татар халык көе) җыры тыңлана.