Шөгыльне тәрбияче уен почмагында башлый. Балаларның игътибарын курчак өстәле өстендәге савыт-сабага юнәлтә.

Тәрбияче:

– Балалар, әйтегез әле, ашаганда өстәлгә ниләр куела? Сез өстәлдә нәрсәләр күрәсез?

Балалар:

– Тәлинкәләр бар.

– Өстәлдә кашыклар бар.

– Чынаяклар һ. б.

Тәрбияче:

– Ә өстәл уртасына нәрсә куелган?

Балалар:

– Ипи куелган.

Тәрбияче:

– Әйе, балалар, өстәл уртасына һәрвакыт ипи куела, чөнки ипи – бик-бик кадерле әйбер. Аны тик өстәл янында утырганда гына ашарга кирәк, чәчеп-түгеп ашарга, әрәм итәргә, ташларга ярамый.

Шулчак ишектән, кулына ипи тотып ашый-ашый, Белмәмеш (өлкәнрәк бала) килеп керә. Авызы ипи белән тулы булганга, исәнләшә алмыйча тора.

Тәрбияче:

– Балалар, безгә Белмәмеш килгән. Ул сезнең белән исәнләшмәде дә. Нигә исәнләшә алмый ул?

Балалар:

– Ул ипи ашый.

Тәрбияче:

– Әйе, авызга ипи капкач, сөйләшеп булмый шул. Болай ярамый. Ул әдәпсезлек була. Балалар, Белмәмешкә әйтегез әле, алай ярыймы?

Балалар:

– Юк, ярамый.

– Ипине өстәл артында ашарга кирәк.

– Ипине утырып кына ашыйлар.

Тәрбияче:

– Әйе, бик дөрес, балалар. Йөри-йөри ашасаң, ипи валчыгы идәнгә коела. (Белмәмешне өстәл артына утырта). Белмәмеш, ишеттеңме, ипи – бик кадерле ризык. Аны, валчыгын да коймыйча, өстәл артында гына ашарга, кадерләп тотарга кирәк. Балалар, ә калган кисәкне кая куябыз?

Балалар:

– Тәлинкәгә.

Тәрбияче:

– Әйе, кире үз урынына – тәлинкәгә куябыз.

Динамик пауза. «Утыр, балам, ашарга»

Утыр, балам, ашарга,

Ике кул белән чакыру хәрәкәтләре,

Түгеп-чәчеп ашама.

бармак янау,

Матур утыр табында,

кулларны төшерү,

Алдыңа күл ясама.

кулларны җәю,

Ипи валчыгыңны койма,

бармак янау,

Аяк астына ташлама.

башларны ию

Балалар, ярымтүгәрәк ясап, урындыкларда утыралар. Тәрбияче өстәлгә «Йомры икмәк» өстәл театры атрибутларын тезә. Балаларның игътибарын калачка (түгәрәк ипи) юнәлтә.

Тәрбияче:

– Балалар, бу нәрсә?

Балалар:

– Ипи.

Тәрбияче:

– Бу – калач – түгәрәк ак ипи. Хәзер мин сезгә шушы калач турында әкият сөйлим, игътибар белән тыңлап утырыгыз.

Тәрбияче әкиятне театр атрибутлары ярдәмендә сөйли. Калач, өстәлдә тәгәри-тәгәри, әле бер, әле икенче җәнлек янында туктый, җырлый:

Әбиемнән дә качтым мин,

Бабамнан да качтым мин,

Синнән качам да качам...

Балалар җырның сүзләрен тәрбияче артыннан кабатлыйлар, бергә кушылып җырлыйлар. Аннары тәрбияче өч баланы үз янына чакыра. Аларга аю, бүре, төлке башлыклары киертә. Алар белән әкиятне сәхнәләштерә. Тәрбияче – «калач» ролендә.

Соңыннан шөгыльгә йомгак ясала. Тәрбияче тагын бер кабат икмәкнең иң кадерле ризык булуына басым ясый.