Исәнләшү. Балаларда уңай эмоциональ халәт булдыру.

Тәрбияче:

– Балалар, бүген бездә бәйрәм – Гөлфиянең туган көне. Әйдәгез, бәйрәмгә курчаклар чакырыйк. Кунак чакырганда, ягымлы тавыш белән «Килегез, көтәбез» дип әйтергә кирәк. (Галия исемле курчакны кунакка чакырып.) Галия, без сине туган көн бәйрәменә чакырабыз. Кил, яме. Көтәбез.

Балалар (башка курчакларга эндәшеп):

Алсу, бүген кунакка кил, көтәбез.

– Гөлнур, килми калма.

– Зәринә, сине кунакка чакырабыз. Кил, яме һ. б.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, кунаклар килгәнче, тәмле кабартмалар пешерик. Карагыз әле, мин күпме камыр әзерләдем. Хәзер шушы камырдан кабартмалар ясыйбыз.

Балалар алдан әзерләнгән тозлы камырдан кабартмалар ясыйлар. Тәрбияче, һәр баланың һәм киләсе кунакларның исемен әйтә-әйтә, кабартмаларны табага тезә.

Тәрбияче:

– Менә булды. Беркемне дә онытмадыкмы? Хәзер инде пешерергә дә була. (Табаны газ миченә тыга.) Кабартмалар пешә торсын, ә без өстәлгә матур ашъяулык җәйик, савыт-сабалар куйыйк.

Балалар тәрбиячегә өстәл әзерләргә булышалар. Тәрбияче һәр баладан нәрсә эшләвен сорый.

Балалар:

– Мин ашъяулык җәйдем. Илсөя миңа булышты.

– Мин кашыклар куйдым.

– Мин тәлинкәләр куям.

– Ә мин вазага чәчәкләр куям һ.б.

Аннары кунакларны каршы алалар, өстәл артына утырталар. Соңыннан үзләре дә утыралар.

Тәрбияче:

– Менә кабартмалар да пешеп чыкты. (Табаны ала.) Беренче кабартманы Гөлфиягә бирик.

Кабартмаларны өләшә. Балалар ашаган кебек итәләр.

Тәрбияче:

– Балалар, кабартмалар тәмлеме?

Балалар:

– Бик тәмле. Рәхмәт!

Тәрбияче:

– Кабартмаларны бөтенебез бергә ясадык. Менә шуңа күрә алар тәмле булган. Сезгә дә зур рәхмәт! Бәйрәмебез тагын да күңелле булсын өчен, хәзер «Ак калач» уенын («Куанычым-багалмам», 120 бит) уйнап алабыз.

Уеннан соң Батулланың «Әйлән-бәйлән уены» әкияте укыла.

Әтәч коймага менгән дә:

– Кикрикү-үк! – дип кычкыра башлаган. – Кикрикү-үк, уяныгыз йорт хайваннары-ы! Әйдәгез, әйлән-бәйлән уйныйбыз!

Маэмай килгән:

– Һау-һау, мин риза! – дигән.

Үрдәк килгән:

– Бак-бак, мин дә риза! – дигән.

Бака килгән:

– Кур-рыйк, кур-рыйк, мин дә уйныйм! – дигән.

Тавык килгән:

– Кыт-кытыйк, мин дә катнашам! – дигән.

Бахбай килгән:

– Иһа-һа-һа, мине дә алыгыз уенга! – дигән.

Каз килгән:

– Кыйгак-кыйгак, мин дә әйлән-бәйлән уйныйм! – дигән.

Песи килгән:

– Мыр-мияу, мин дә, мин дә уйныйм! – дигән.

Барысы да әйлән-бәйлән уйный башлаганнар.

– Әйлән-бәйлән уйныйбыз.

Матур җырлар җырлыйбыз;

Кичкә хәтле уйнасак та,

Бер дә уйнап туймыйбыз...

дип бик озак уйнагач, кич җиткәч, йокларга таралганнар.

Без дә уйнадык, без дә җырладык, инде йокларга вакыт җитте...

Рабит Батулла

Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә. Тәрбияче игътибарны балаларның аваз ияртемнәрен дөрес әйтүләренә юнәлтә.