Тәрбияче:

– Балалар, бүген көн шундый матур, кояшлы! Әйдәгез, саф һавага чыгабыз.

Җәй, җәй, җәй килә,

Кояш елмаеп көлә.

Каеннар яфрак яра,

Үләннәр үсеп бара.

Уен мәйданчыгына чыгалар. Кояшлы көннең матурлыгына сокланалар. Тәрбияче балаларны тузганаклар үскән урынга алып килә.

Тәрбияче:

– Балалар, як-ягыгызга карагыз әле: нәрсәләр күрәсез? Агачларга, чәчәкләргә игътибар итегез.

Балалар:

– Яшел үләннәр.

– Чәчәкләр үсә.

– Чәчәкләр күп.

– Агачларда яфраклар бар.

– Көн җылы.

– Урамда җылы, рәхәт һ.б.

Тәрбияче:

– Дөрес, балалар. Мәйданчыкта шундый матур! Бөтен җирдә ямь-яшел үлән. Ә чәчәкләр нинди күп! Нинди чәчәкләр соң болар?

Балалар:

– Сары.

Тәрбияче:

– Әйе, сары. Алар сары чебигә охшаган, шулай бит? Бу чәчәкләрнең исеме – тузганак. Бергәләп кабатлыйк әле: тузганак. Балалар, игътибар итегез: яшел үлән арасында сары тузганак чәчәкләре бигрәк матур күренәләр!

Хәзер һәрберегез берәр тузганак янына басыгыз. Тузганак чәчәкләрен сак кына тотып карагыз. Алар нинди? (Йомшак.) Әйе, балалар, чәчәкләр йомшак. Бик йомшак. Әйдәгез, бик йомшак дип кабатлагыз. Хәзер чәчәкләрне кулларыгыз белән сак кына сыйпагыз һәм кулларыгызны иснәп карагыз. Нинди ис килә?

Балалар:

– Тәмле ис.

– Чәчәк исе.

Тәрбияче:

– Чәчәкне тагын хуш исле дип әйтеп була. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйбыз: чәчәк хуш исле.

Тәрбияче (бер тузганакны– өзеп ала, аның турында сөйли):

– Балалар, бу – тузганакның сабагы. Бергәләп кабатлыйк: тузганакның сабагы. Тузганакның сабагы кыскамы, әллә озынмы? (Озын.) Әйдәгез, матур тузганак чәчәге турында матур итеп сөйлик:

Тузганак – бик матур чәчәк! Аның сабагы озын һәм шома. Ә чәчәге сап-сары, йомшак башлык кебек.

Балалар тәрбияче артыннан җөмләләрне кабатлыйлар.

Тәрбияче:

– Балалар, бераздан тузганакның сары башлыгы ак йомгакка әйләнә. Бу йомгаклар – тузганакның орлыклары. Орлыклар җиргә төшәләр дә киләсе елда бу урында яңа тузганаклар чыга. Ә тузганаклар үссен өчен нәрсә кирәк? (Яңгыр.)

Динамик пауза. «Яңгыр»

Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!

сикергәлиләр,

Яңгыр безгә бик кирәк.

әйләнәләр,

Яңгырдан соң агачлар,

кулларын як-якка җәяләр,

Чәчәкләр үсә тизрәк.

кулларын өскә күтәрәләр

Тәрбияче:

– Тузганак үссен өчен тагын нәрсә кирәк? (Кояш.) Тузганак чәчәге үзе дә кояшка охшаган: сары, түгәрәк.

Тәрбияче (балаларны мәйданчыктагы өстәл янына чакыра). Балалар, әйдәгез, өстәл янына килегез әле. Монда яшел үлән ясалган зур кәгазь һәм сары буяулар бар. Әйдәгез, бармакларыбызны буяуга манып, кәгазь битендә сары тузганаклар ясыйк.

Балалар чәчәкләр ясыйлар. Үзләре ясаган матурлыкны күреп шатланалар.

Файдаланылган әдәбият