9 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: үз-үзеңне мораль яктан әзерләү сыйфатын формалашу. Күмәк уеннарга карата кызыксыну тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: алда торган уенчыкны кулга алган килеш аркан астыннан чыгу күнекмәләрен, витаминлы ашлар турындагы белемнәрен камилләштерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Йөрү. Кулга-кул тотынышып, түгәрәк буенча йөрү. Йөгерү. Төрле юнәлештә йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Урындыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, кулларны ян-якта тоту. Кулларны өскә күтәрү һәм башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп, урындык алдына басу, кулларны ян-якка кую. Урындыкка утырып, кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, кулларны аска төшерү. Алга таба иелү, кулларны табан астына тидерү, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – урындык артына тотынып, урындыкның артына басу. Утыру (яшеренү) һәм тору (күренү) (4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – урындык янында басып тору, кулларны аста тоту. Урындык тирәсендә куш аяклап сикерү һәм йөрүне чиратлаштыру (3–4 тапкыр).
6. 10 секунд сулыш күнегүләре ясап йөрү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Баланың өскә күтәрелгән кулыннан югарырак уенчыкка кадәр сикерү;
2.2. Алда торган уенчыкны кулга алган килеш аркан астыннан чыгу;
2.3. Тупны ике кул белән астан ыргыту.
«Матур уенчык» хәрәкәтле уены.
Бүлмәнең (мәйданчыкның) бер башында 5–6 бала басып тора. Каршы якта, 2,5–3 м ара калдырып, 5–6 уенчык куела. Тәрбияче һәм балалар түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Сикереп-сикереп барабыз,
Бер уенчык (матур флаг) табабыз.
Балалар флагларга таба ике аякларында сикереп баралар. Флагларны кулларына алып селкиләр, аннары үз урыннарына куеп, кире кайталар.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче дөрес туклану кагыйдәләре, витаминлы ашлар турында әңгәмә оештыра.
«Аш пешерәбез» уен күнегүе.
IV. Йомгаклау өлеше.
Сулыш күнегүләре ясап, 1,5 минут йөрү.