10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: яхшы кәеф, шатлык хисләре булдыруга шартлар тудыру.
Белем бирү бурычы: үрмәләү күнекмәләрен ныгыт; образлар тудырырга (кошчык оча, куян сикерә, камыт аяклы аю баласы бара) өйрәтү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Адым-адым алга, ян-якка йөрү. Төрле юнәлештә йөгерү. Тәрбияче үрнәге буенча образлар тудырып (кошчык оча, куян сикерә, камыт аяклы аю баласы бара) йөрү.
II. Төп өлеш.
1. Урындыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, кулларны ян-якта тоту. Кулларны өскә күтәрү һәм башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп, урындык алдына басу, кулларны ян-якка кую. Урындыкка утырып, кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, кулларны аска төшерү. Алга таба иелү, кулларны табан астына тидерү, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – урындык артына тотынып, урындыкның артына басу. Утыру (яшеренү) һәм тору (күренү) (4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – урындык янында басып тору, кулларны аста тоту. Урындык тирәсендә куш аяклап сикерү һәм йөрүне чиратлаштыру (3–4 тапкыр).
6. 10 секунд сулыш күнегүләре ясап йөрү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Тәрбияченең бала куллары җитәрлек югарылыктагы учына кадәр өскә сикерү;
2.2. Эскәмия астыннан шуышып чыгу;
2.3. Кечкенә тупны күкрәге биеклегендә тарттырылган аркан аша ату.
«Сукмак буйлап» хәрәкәтле уены.
Идәндә яки җирдә (асфальтта), бер-берсеннән 25–30 см ара калдырып, 2,5–3 м озынлыкта ике параллель сызык сызыла (сикергеч яки бау салырга мөмкин). Тәрбияче балаларга: «Хәзер без сукмак буйлап йөрербез», – ди. Сукмак буйлап сак кына, сызыкның кырыйларына басмыйча барырга кирәклеген аңлата. Балалар, бер-бер артлы әкрен генә, ашыкмыйча шул сукмак буйлап (сукмактан чыкмыйча) йөрергә өйрәнәләр.
IV. Йомгаклау өлеше.
Сулыш күнегүләре ясап, 1,5 минут тыныч кына йөрү.