Магнитофон язмасында яңгыр яуган тавыш ишетелә.

Тәрбияче:

– Балалар, тыңлагыз әле, бу нәрсә тавышы? (Яңгыр.) Бик дөрес. Ә хәзер тәрәзә янына килегез. Анда ниләр күрәсез?

Балалар:

– Тышта яңгыр ява.

– Җил исә.

– Яфраклар коела.

Тәрбияче балаларның игьтибарын күктәге болытларга юнәлтә. Балалар белән күк йөзе һәм болытларның төсләре турында сөйләшәләр. М. Фәйзуллинаның «Көзге яңгыр» шигыре укыла, шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә уздырыла.

– Апа, безгә артыбыздан

Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

– Беркем дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә.

Тәрбияче:

– Балалар, яңгыр кайчак бик көчле ява, ә кайвакыт әкрен генә яварга мөмкин. Хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз.

Тәрбияче: «Көчле яңгыр ява!» – дип әйткәндә, балалар каты итеп кул чабалар, «Яңгыр әкренәйде» дигән сигнал булуга, кулларын әкрен генә чәбәклиләр. Уеннан соң өстәл янына киләләр. Тәрбияче балаларның игьтибарын өстәлләрдә яткан альбом битләренә юнәлтә.

Тәрбияче:

– Альбом битләрендә нәрсә күрәсез? (Болытлар.) Болытларның төсе нинди?

Балалар.

– Зәңгәр.

– Куе зәңгәр.

Тәрбияче:

– Бүген без сезнең белән яңгыр тамчылары ясарбыз. Яңгыр тамчыларын ясау өчен нинди төс кулланырга кирәк дип уйлыйсыз?

Балалар.– Сыек зәңгәр. Зәңгәрсу.

Динамик пауза. «Яңгыр» уены.

Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!

Балалар бер урында сикерәләр,

Яңгыр безгә бик кирәк.

кулларын өскә күтәрәләр,

Яңгырдан соң агачлар,

кулларын як-якка җәяләр,

Чәчәкләр үсә тизрәк.

кулларын өскә күтәрәләр.

Тәрбияче мольбертта яңгыр тамчыларының ничек ясалуын күрсәтә. Тамчыларның болытлардан җиргә таба (өстән аска) төшүенә басым ясый. Балалар өстән, аска сүзләрен кабатлыйлар. Аннары үзләренең альбом битләрендә, пумала ярдәмендә ритмик таплар төшереп, яңгыр тамчылары ясыйлар. Балалар эшләгәндә магнитофонда яңгыр тавышы яңгырый.

Тәрбияче:

– Рәхмәт сезгә, балалар, бик тырышып эшләдегез! Шушы матур эшләребезне рәсем күргәзмәсенә урнаштырырбыз.