Кызыл алмалар
Информация
Бурычлар
Пластилин белән эшләргә кызыксыну уяту.
Вак моториканы үстерү.
Көзге табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.
Табигать белән кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Экранда «Көзге уңыш» рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче балалар белән көзге уңыш турында кыска гына әңгәмә кора. Балалар яшелчә һәм җиләк-җимешләрне атыйлар.
Тәрбияче (рәсемдәге алмагачка күрсәтеп):
– Бу нинди агач? (Алмагач.) Аны ничек таныдыгыз? (Агачта алмалар бар.) Алмалар нинди?
Балалар.
– Алма кызыл.
– Алмалар түгәрәк, зур.
– Кечкенә алмалар да була.
Тәрбияче керпе турында табышмак әйтә:
Ул өстенә җәй дә, кыш та
Энәле күлмәк кия.
Шулай да аны әнкәсе
«Йомшагым» диеп сөя.
Тәрбияче (уенчык керпе күрсәтә):
– Карагыз әле. керпенең аркасында нәрсә бар? (Алма.) Алманың төсе нинди? (Кызыл.) Ул нинди формада? (Түгәрәк.) Керпе бик тә алма ашарга ярата. Сезгә дә күчтәнәчкә алмалар җыйган булган. Ләкин юлда килгәндә алар чәчелгәннәр. Керпенең аркасында бары бер генә алма калган. Әйдәгез, без керпегә ярдәм итик, шушы алмага карап, үзебез алмалар әвәлик.
Пластилин белән эшләргә тотынганчы, башта кулларыбызны җылытыйк, бармак уены уйнап алыйк.
Балалар, бармакларын чиратлаштырып, бөкләп баралар.
Бармак, бармак, кайда булдың?
Бу абый белән урманга бардым.
Бу абый белән аланда уйнадым.
Бу абый белән алма ашадым.
Бу энем белән җыр җырладым.
Балалар өстәл артына утыралар. Тәрбияче эшләп күрсәтә. Балалар әвәләп алма ясыйлар. Тәрбияче ничек эшләүләрен күзәтеп, кирәк булса, ярдәм итә.
Тәрбияче:
– Афәрин, балалар! Нинди матур алмалар килеп чыкты! Әйдәгез, аларны бергәләп әвәләү почмагына урнаштырыйк.